|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2024 Криминал
Мәктәп укытучысы үсмер кызларны аздырганМәскәүдә 27 яшьлек иргә балигъ булмаганнарны аздыруда гаепләү белдерелгән. Бу хакта Тикшерү комитетының башкала идарәсендә хәбәр итәләр. Гаепләү РФ Җинаятьләр кодексының 135нче маддәсе (“Развратные действия”) буенча белдерелгән. Җинаять фигурантын кулга алу мәсьәләсе хәл ителә. Сүз Мәскәү мәктәбе укытучысы турында бара. Хокук саклау органнарына 13 яшьлек кызның әнисе мөрәҗәгать иткән. Полицейскийларга сөйләвенчә, ана кеше очраклы рәвештә кызының укытучы белән телефоннан язышканын күреп кала. Анда укытучы укучы кыздан үзен ярым-ялангач килеш фотога төшереп, аңа җибәрүен сораган. Кыз бала укытучы үтенечен үтәгән...
Соңрак ачыклануынча, яшь укытучы шулай ук тагын ике балигъ булмаган – 14 һәм 17 яшьлек – ике кыз белән аралашкан. Аларның әти-әниләре дә полициягә гариза язган.
1987нче санлы мәктәп директоры Елен Швец мәктәпнең тикшерү белән актив хезмәттәшлек итүен белдергән һәм вакыйганы коточкыч дип атаган.
P.S. Baza Телеграм-каналы язуынча, кайсыбер кызларның телефонында укытучының исеме “Вовочка” дип сакланган булган.
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|