|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2024 Криминал
"Экстрасенс" гомерен озайтырга вәгъдә биргәнСтәрлетамак шәһәрендә яшәүче 69 яшьлек ханымны мошенниклар алдагач, ул полициягә барып, гариза язган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, телевизор караганда ул бер каналда танылган экстрасенс рекламасын күреп калган. Рекламада акчага гомерне озынайтырга вәгъдә биргәннәр. Бу ханым шуңа ышанып, үз акчасын гына биреп калмый, ә кредитка да бата.
Шулай итеп, зыян күрүче аферистларны 580 мең сумга баеткан. Пенсионерның гаризасы буенча җинаять эше кузгатылган.
Автор фотосы.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|