поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
15.01.2024 Җәмгыять

Җырчы Илшат Вәлиев гаиләсендә кайгы: "Кайткан саен бәхилләштек"

Тумышы белән Башкортстанның Ярмәкәй районының Иске Турай авылыннан булган җырчыбыз Илшат Вәлиевка көтмәгәндә туган төбәгенә юл алырга туры килде.

90 яшен тутырган бабасы, ягъни әтисе Илгизнең әтисе – Исмәгыйль ага 90 яшен тутырып бакыйлыкка кузгалды.
 
– Картәти авырый иде. Авырулары да бер кочак. Елдан артык урын өстендә ятты. Ашый да, чәйни дә, йота да алмагач, аны махсус көпшәләр ярдәмендә генә тукландырдылар. Ә үзе болай соңгы көненәчә аңында булды, барысын да белеп, сөйләшеп ятты. Әтиләр дә, без дә кайткалап йөрдек. Картәтине әтинең бертуганы Илфат абый карады, ул Башкортстанда тора, картәтигә якынрак, безнең кебек еракта түгел бит. Картәти кадерле тәрбиядә иде, Илфат абыйга бу изгелеге өчен рәхмәтләребез чиксез. Көннәрдән-бер көнне картәтинең китеп барасын белә идек, ләкин хаста түшәгендәге кешенең күпме гомере калганы бер Аллаһыга гына мәгълүм. Тыныч җан биргән... 
 
Кайткан саен бәхилләштек. Мин алар кулында үскән бала. Авылдагы төп йортыбыз картәти күршесендә генә, әниләр өйләнешкәч, авылда калабыз дип йорт җиткерәләр дә, башка аерылып чыгалар. Ике йорт бер булып яшәдек без. Заманалар үзгәреп, күмәк хуҗалыклар таралган елларда әтиләрне дә  акчасызлык нык җәфалады. Әти Себергә чыгып китте, аннары әниләрне дә үз янына дәште. 18 ел буе авылда яшәгән ханымның, ялан җиргә каккан казыгыннан башлап туплаган бар мөлкәтен авылда калдырып, 36 яшендә кызын җитәкләп, иренә ияреп читкә чыгып китүләрен күз алдына китерәсезме? Мин дә алар белән генә китәр идем дә, Башкортстанда Уфа сәнгать училищесында укыган чагым. Атна ахыры җитүгә курсташларым әти-әнисе янына кайтып китә, ә минекеләр Себердә... Шалтыраткан саен әнинең сүзен дә әйтә алмыйча елаулары... Бигрәк тә сагынудан өзгәләндек. Бәхетемә Фәния картәни белән Исмәгыйл картәти атна саен көтеп торалар, кунак итәләр, киткәндә бер атналык ризыгын төяп, яшәргә җитәрлек акчасын биреп, икенче атнага тагын кайт, дип озаталар иде. Картәтинең урыны оҗмахта булсын! Картәни Фәния дә бик бетеренде инде, яше дә бар, аның да чирләре җитәрлек. Төп йортта үзе генә калмас, балалар чиратлашып карарбыз, – ди җырчы.
 
Илшатның әти-әнисе – Лилия ханым белән Илгиз әфәнде, 25 ел Сургут шәһәрендә яшәгәннән соң, ике ел элек кенә Казанга күченеп кайттылар, яңа йорт сатып алдылар. Аларның кызлары Ләйсән дә башкалада төпләнгән иде. Кияүләре мәрхүм булганнан соң, тол калган кызларына да терәк буласы, балаларын үстерешәсе килеп, Илшат улларына да ярдәмләшеп, оныклар сөеп яшәү бәхетенә ирешүләре бик күркәм эш. 
– Тормыш сынауларсыз гына бармый. Җиде көн элек кенә бабайны – хатыным Эльмираның әтисен җирләдек. Ике ел элек әби – Эльмираның әнисе Гөлбыстан мәрхүм булгач, Гали әти ялгыз калды. Ярты елдан чирләп тә китте. Үзебезгә алып килеп карадык. Гомере буе тәмәке тарткач, үпкәләре саусызланды. Бик ябыкты мәрхүмкәем. Гөлбыстан әни дә инсульт та, инфаркт та кичергән иде, аякта чакта әти янында өй тирәсендә генә йөрде дә, урын өстенә калгач, алып килеп, өч ел үзебез тәрбияләдек. Икесен дә туган якларына – Сарманга алып кайтып җирләдек. Әти-әниләрне без тәрбияләп, соңгы юлга озатырга тиеш, бу безнең олы бурычыбыз, – ди җырчы.
 
Соңгы араларда якыннарын югалту хәсрәтенә дучар җырчыбызның кайгыларын уртаклашабыз. Бакыйлыкка күченгән картәтисе Мөдәрис улы Исмәгыйльнең, кайнатасы Мирсәет улы Галинең урыннары оҗмахта булсын. 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы