поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.01.2024 Әдәбият

Милләт диеп яшәде: шагыйрь Илдус Гыйләҗев тууына 78 ел

Гомер буе авылда яшәп, әдәби эшчәнлеген «Җир китабы» чыгарып башлаган һәм җир шагыйре булып танылган Илдус Гыйләҗев үзенең иҗат эшчәнлеген «Милләт шагыйре» булып йомгаклады. Ил таралды, күмәк хуҗалыклар бетте, авыл белән җиргә дә кадер бетте. Моның белән генә тукталмады әле: тел белән милләткә кадер бетте, йөзләрчә татар мәктәпләре ябылды.

Татар язучысы һәм шагыйренең йөрәге ничек түзсен, алар берәм-берәм арабыздан вакытсыз китә башладылар. Әрнешеп киттеләр, дип уйлыйм. Бушлыкны тутырырга рухи запас та бетеп килә.
 
Исәннәр дәшмәсә дә
Туган телебезгә тупас басым
Булачагын белгән булсалар,
Үзе теләп дошман каршысына
Китәр иде микән Мусалар?!
Үз телеңне гаризалар язып
Өйрәт, имеш, (хурлык!) бүгеннән.
Ул тел безгә Ана сөте белән
Ходай тарафыннан бирелгән!
Тарих белми мондый ахмаклыкны,
Каһарманнар кайта хәтергә.
Ахыр чиктә шәһит киткәннәр дә
Үз сүзләрен тиеш әйтергә...
Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ (гыйнвар 2018 ел).
 
Шагыйрьнең иң соңгы шигырьләренең берсе бу. Арабыздан китәренә ике айлап кына калганда да, туган тел турында исәннәргә әйтеп калырга тиешле саный ул. Исәннәргә шагыйрь васыяте...
 
Азнакай районы мәктәпләрендә гомере буе татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан Татарстанның атказанган укытучысы Флёра Миндубаева шагыйрьне болай дип искә ала:
 
– Ул да Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиевләр кебек җаны-тәне белән татар телен яратучы, аны якларга, сакларга тырышучы шагыйрьләрнең берсе иде. Райондашлары буларак, без аны һәрчак сагынып искә алабыз. Әмма, бу гына аз, нидер эшләнеп җитмәгән кебек.
Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, җөмһүриятебез хөкүмәтенең элеккеге вице-премьеры һәм авыл хуҗалыгы министры булган Марат Әхмәтов та шагыйрь иҗатына битараф булмады. Бу хакта шагыйрьнең олы кызы, педагог-музыкант Резеда Гыйләҗева да бер горурлану белән әйтә, әтине бик хөрмәт итә иде, ди.
 
2020 елда Казанда нәшер ителгән «Илдус Гыйләҗев: Яшәү – сөю!» дип аталган истәлекләр китабына кереш сүздә М. Әхмәтов болай дип яза:
«Илдус Сабир улы гомер буе авылда, саф чишмә кебек челтерәгән үз теле мохитендә яшәде, халкына хезмәт итте. Шуңа да аның шигырьләреннән буразналар җылылыгы, яңа сауган сөт исе бөркелә. Азнакай ягы авылларының матурлыгын Илдус Сабир улы шигъри сурәтләр аша күңел кылларыбызны тибрәндерерлек, туң йөрәкләрне дә эретерлек, туган яклардан киткәннәрне үкенеп елатырлык итеп сурәтли.
Тормыш гел үзгәрештә. Бүген алдыбызда башкачарак проблемалар тора. Хуҗалык итү мәсьәләләре янына милләтебезне, туган телне, авылларны саклау ихтыяҗы килеп басты. Илдус Сабир улы исә иҗат корабын шул юнәлешкә борды, татар авыллары тарихын туплады, үзеннән соң бай хәзинә калдырды».
 
 
И. Гыйләҗевнең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтләре югары бәяләнде – ул СССР Министрлар Советы премиясенә лаек булды. Ә шигърият өлкәсендә? Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың «Азатлык» радиосында «Гаделлекне үзебездән башлыйк» темасына ясаган чыгышы (21.03.2019) гыйбрәтле. Ул анда болай ди:
 
«Бигрәк тә Казаннан, Татарстаннан читтә яшәүчеләр Тукай бүләге турында хыяллана да алмый. Азнакайдан талантлы шагыйрь Илдус Гыйләҗев, Әлмәттән Разим Вәлиуллин, титаник хезмәт – «Миллият сүзлеген» язган Адлер Тимергалин, дөньялар гизеп, татарлар турында дөнья хәтле әсәрләр язып калдырган Тәүфыйк Әйди һәм тагы бик күпләр бу дан-дәрәҗәләрне күрмичә, милләттән һәм дәүләттән рәхмәт ишетмичә, бакыйлыкка күчтеләр. Бәлки аларның да күңелләрендә бу гаделсезлеккә карата рәнҗү калгандыр».
 
Илдус Гыйләҗевнең вакытсыз арабыздан китүен ишетү белән шул ук көнне беренчеләрдән булып, каләмдәше, Лениногорск районында яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, РФ Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Таһир Шәмсуаров аңа багышлап шигырь иҗат итте:
 
Бәясен алмый ките
Ул юк дигән авыр хәбәр
Йөрәкне телеп үтте.
Бәхәссез талант иясе
Бәясен алмый китте...
Күптән түгел без Әлмәттә
Бергә җыелган идек.
Шигърият дигән дөньяга
Кабат сыенган идек.
Яңа язган шигырьләрен
Сабыр гына сөйләде.
Бәйрәм көн иде, елмаеп
Күрешүләр теләде.
Дүрт юллык кыска шигырьдә
Тойдык дөнья гамен без.
Кемдер әйтте: Илдус туган
Ул безнен Хәямебез!
Шагыйрьләр солтаны иде,
Үтә гади, ачык та.
Янәшәдә үлем йөри –
Булмый аннан качып та.
Кем икәнен мәркәздә дә
Әйбәт беләләр иде.
Киңәш-табыш итешергә
Аңа киләләр иде.
Күңелдә бер төер калды,
Югалту өнсез итте.
Халык шагыйре иде бит –
Бәясен алмый китте... (19 март 2018 ел).
 
Шагыйрь исән чакта, аның иҗатына йомгак ясап, фәнни югарылыкта җентекле анализ ясаучы һәм бәя бирүче Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров булды. Ул И. Гыйләҗевнең Татарстан китап нәшриятында чыккан «Ихлас тойгылар» (2016) китабында шагыйрь иҗаты турында 20 битлек язма чыгарды. Андагы кайбер юлларга күз салыйк:
 
 
«...аның шигырьләре бүтән беркемнеке белән дә буталмый, хәтта имзасыз чыгарылган очракта да, аларны кем язганын бик күпләр белеп алачак…
Уңышсызлыкларның башы
Бәхәсләшмим, җәмгыятьтә
Түрә булырга тиеш;
Ә ник андый дәрәҗәгә
Менәләр ахмак килеш?
 
…Үз җанында милләт гамен йөрткән Илдус Гыйләҗев шагыйрьлекне билгели торган кагыйдәне дә күрсәтеп үтә:
 
Өч шарты бар
Матур шигырь языйм дисәң,
Бармакларың сөйсен каләм.
Кешеләрне ярата бел,
Йөрәгеңә сыйсын галәм!»
 
2019 елның 22 гыйнварында Туйкә авылында Илдус Гыйләҗев истәлегенә мемориаль такта ачу тантаналарында да Зиннур Мансуров тирән эчтәлекле чыгыш ясады.
 
Шагыйрьнең вафатына биш елдан артты. Матбугат битләрендә аның исемен мәңгеләштерү, музеен булдыру кирәклеге турында да сүз кузгатылган иде. Халкы алдында шагыйрь бурычлы булып калмады, исән чакта аңа хезмәт итте. Без, исәннәр дә, аның рухы алдында бурычлы калмасак иде. Билгеле булганча, Илдус Гыйләҗевнең Татарстан китап нәшриятына исән чакта үз кулы белән тапшырган «Хакыйкать чаткылары» исемле соңгы китабы басылмый ята. Ике елдан җир һәм милләт шагыйренең 80 яшьлек юбилее. Шул көнгә булса да, китап басылуга өметне өзмик.
 
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны, шагыйрь нәселенең бер вәкиле. Азнакай.
Фоторәсемнәрдә: Илдус Гыйләҗевнең тормыш мизгелләре.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.01.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»