|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2024 Җәмгыять
Кайгылы хәбәр: танылган журналист вафат
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Журналистлар берлеге әгъзасы, ветеран журналистыбыз Азат ага Сөнкишев 80 яшенә җитеп, арабыздан китеп барды. Азат ага гомере буе Апас районының “Йолдыз” газетасында хезмәт итсә дә, картлыгында Казанга күченеп килергә мәҗбүр иде. Шулай да ул Апасын сагынып гомер итте. Ялгыз яшәде, әмма тәрбиядә иде. Бертуганы Гөлшат апа әле кичә дә янында булган. – Гел барып йөрдем. Әле безнең Лира исемле бертуганыбыз да бар. Миңа сеңел, Азатка апа тиешле ул. Аның өч баласы бар. Шул балалар мине дә, Азатны да карыйлар. Киченнән Азат янында озак сөйләшеп утырдым. Ашарына пешереп калдырдым. Урын-җирен алмаштырдым. Авырды инде ул, тыным кысыла, диде. Аяклары шешкәнлектән таякка гына таянып йөрде. Бүген иртән Лираның кызы Гөлнара янына керсә – үлгән. Тәннәре җып-җылы иде, ди. Елап шалтыра балакаем, ышанмыйча тордым. “Шәһри Казан” газетасына Азат абыегыз бик рәхмәтле иде. Йолдыз Шәрәпова аның юбилее уңаеннан язма бастыргач, әй куанды да инде. Рәхмәт, гомеренең соңгы шатлыкларын да аңа сез бүләк иттегез, – диде, кайгы уртаклашып хәбәргә кергәч, Гөлшат апа Сөнкишева. Азат абый тынгысыз кеше иде. Шул хәлендә дә ноябрь аенда туган ягына – Шәүкәт ага Галиевны искә алу чарасына кайтып килде. Аның бу сәфәре Апасы белән хушлашып, гомер иткән сукмаклары белән бәхилләшүе булган. Соңгы васыяте итеп тә Апаска алып кайтып җирләргә кушкан. – Анда кадәр алып кайта алмыйбыз инде. Туганнар үзара киңәш иттек тә, Юдино бистәсе зиратыннан урын алдык. Бүгенге төнне Азат моргта куначак, иртәгә сәгать ничәдә җыеп бирерләр бит... – ди Гөлшат апа.
--- |
Иң күп укылган
|