поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кызганычка каршы, ул да егетен ташлады ниһаять.

Бүген кемнәр туган
  • 09 Август
  • Марат Хөснуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алия Сәлимҗанова - журналист
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
13.01.2024 Шоу-бизнес

Алинә Сафиуллина: “Кияүгә чыгарга дигән уем бөтенләй юк”

Алинә Сафиуллинаның мәхәббәткә багышланган җырлары болай да аз түгел иде, соңгы вакытларда тагын да арта төште. Җырчының йөрәген әллә берәрсе гашыйк иткәнме дип элемтәгә керсәк – барысы да тәртиптә икән. Алинә тормыш гамьнәренә күмелеп, җайлап кына көн күрә. Улы Нариманны тәрбияли, яңа җырлар яздыра, концертларда чыгыш ясый, банкетларга йөгерә.

– Нәриман улым быел икенче сыйныфта укый. Мине утка салып, борчылырлык итми, шөкер, укуы әйбәт, үсә төшкәч егетләрчәрәк булыр инде. Төрле түгәрәкләргә йөрибез. Быел каратэга бирдем. Безнең йортның ишегалды ябык, малайлар белән уйнарга үзен генә чыгарып җибәрәм. Ир балаларның гадәтен беләсез, уен белән артык мавыгып, төрткәләшеп тә китәләр. Мин чыгам, дус булыгыз, бер-берегезне хөрмәт итегез дип тәрбия “сәгате” үткәрергә. Малайлар ачуланышкан саен гел акыл өйрәтә алмыйм бит инде. Нәриманны да кактырасы да, кыерсыттырасы да килми. Үзебез авылда кыйналдык та, сугылдык та, бик әрсезләнеп үстек тә соң. Бала бәгырьдә шул, урамнан елап түгел, күңелсезләнеп керүе дә күңелне әрнетә. Үз-үзен якларга, каршы торырга өйрәнсен дип тә каратэ тренерына җитәкләп киттем мин аны. Бер әни кулында гына үскән бала ич ул, ир-ат кырыслыгын күрми дә, – ди Алинә.
 
Нәриманның әнисе өметен акларлык уңышлары да бар! Тренеры да мактый, үзенә дә каратэ белән шөгыльләнү ошый икән. Гаиләдә Алинәгә – терәк, ә Нәриманга чын дус булырдай кеше барлыкка килсә бик куаныр идек тә...
 
– Улым белән икәү яшәргә җайлашкан инде. Күпчелек ул яраткан ризыкны пешерәм. Аннары ирсез тормышта үз җаеңа көйләнәсең, миңа уңай вакытта гына утырып ашыйбыз. Кая гына барасы килсә дә тыючы юк, әни әйтмешли йөгәнсез ат хәлендә, ирекле тормышның тәмен, рәхәтен белеп яшим. Кияүгә чыгарга дигән уем бөтенләй юк. Тормышланасы дип тә белмим, эшем бар, улым үсә – барысы да көйләнгән бит инде. Аллаһыга мең шөкер, әти-әнием исән-сау, үзләре дә килеп китәләр, без дә Нәриман белән гел кайтабыз. Каникулларда гел авылда инде. Дөрес, кечерәк чагында Нәриман бабаеннан калмыйча, аңа тагылып диярлек йөри иде, хәзер үсте, икенчеләнде. Авылга да элеккеге кебек ашкынып тормый, кем белән генә сөйләшсәм дә, һәр гаиләдә шул хәл икән. Балалар дүрт стена арасында телефонга текәлеп утырырга яраталар. Менә монысына мин каршы, шуңа да Нәриманга шөгыль дисеңме, уенмы, эшме гел табып кына торам, – ди Алинә. 
 
Иң мөһиме, исән-сау булсыннар! Җырчы белән сөйләшкәндә Нәриманның үз әтисе белән күрешү-күрешмәве белән дә кызыксындым.
 
– Әтисе белән аралашалар. Кайчагына ике атнага бер Нәриманны ала, кайчакларда айга бер мәртәбә дә күрешмиләр. Җаена карап. Мин сирәк күрешкәнен дә гаеп итмим, күрешүләре ешайса да каршы килмим. Нәриман барысын да аңлый, нинди генә булса да ул аның әтисе бит, – ди җырчы.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы