|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2024 Хәвеф-хәтәр
Янгын 9 кешенең гомерен өзгән
Салкыннарның бер күңелсез ягы бар: еш кына шушы чорда янгыннар күбәя. Башкортстанда Яңа ел каникулларында – 1-9 гыйнварда 134 янгын чыккан. Бу – коткаручылар сүндергән очраклар. Әлеге янгыннарда алар 24 кешене коткарган. Кызганычка, 9 кешенең гомере өзелгән... “Былтыр шушы ук чорда янгыннарда 16 кеше үлгән иде, быел – 9 кеше. Тәннәре пешкән һәм янгын продуктлары белән агуланганнар саны – 7 кеше”, – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән.
Гадәттә, салкыннар башлангач, кайсыберләр электр приборларын кабызырга мәҗбүр. Коткаручылар электр корылмалары һәм мич җылыту җайланмалары белән эш иткәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Җылыту приборының хәлен күзәтеп торырга, эштән чыккан детальләрен вакытында алыштырырга, тиз янучы матдәләр янында кабызмаска, электр проводкасын һәм розеткаларны вакында тикшереп торырга, электр челтәрен артык йөкләмәскә кирәк, ди алар. Җылыткыч приборларын кабызган килеш калдырмагыз, балаларны якын китермәгез, кием киптерү өчен кулланмагыз, өстеннән тузанны сөртеп торыгыз, диләр. Шуны истә тоту мөһим: һәр приборның файдалану вакыты бар, ул уртача 10 ел тәшкил итә, ә төзек булмаган корылмаларны кабызу бөтенләй тыела, дип кисәтәләр.
“Куркыныч гадәтне – постельдә яткан килеш тәмәке тартуны ташлагыз. Шул сәбәпле күпме янгын чыкты. Өйләргә янгын кисәтү корылмасын куегыз. Ул төтен чыгу белән сигнал бирәчәк һәм гомерләрне саклап калу мөмкинлеге бүләк итәчәк”, – диләр коткару ведомствосы хезмәткәрләре.
Алда кышның яртысыннан күбесе бар әле. Салкыннары да булыр. Электр приборларын да кабызырга туры килер. Шуңа сак һәм игътибарлы булыйк.
Фото: пиксабай
Автор:Язгөл Сафина
--- |
Иң күп укылган
|