поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.01.2024 Киңәш-табыш

"Иртәнгә чәчләрем ап-ак иде..."

Параллель дөнья бармы? Берәүләр моңа, һичшиксез, ышана. Икенчеләр исә аны фантазия итеп кенә кабул итә. Чираттагы хат авторы Уфада яши. Ул да сәер күренешләргә тап булган.

"1993 елның октябре иде. Эштән кайткач, кер юып, балконга чыгарып элдем. Төн уртасында нәрсәдер төшеп ватылгандай булды. Мин кер төшкәндер дип уйладым, торып, күз салмакчы булдым. Тавышка ирем дә уянды. Тышта көчле җил исә иде. Бераз иренеп ятканнан соң, балконга чыгып, керләрне җыеп иремә бирә башладым, ул аларны кертеп, кухня һәм ванна бүлмәләренә урнаштырып торды. Керләрне алып бетереп, балкон ишеген ябыйм гына дигәндә, ниндидер ят аваз ишетелде. Ул миңа китмәскә боерды. Мин, аптырап, таш багана кебек катып калдым. Төн уртасы, урам караңгы, бер җан иясе дә юк. Кем булыр бу? Шуннан әлеге тавыш миңа курыкмаска кушып, кешеләр белән ничек аралашырга, кемнәрдән сакланырга кирәклеген әйтте. Шулвакыт ирем әйләнеп килеп, кем белән сөйләшүемне сорады.
 
– Ә син кемне дә булса күрәсеңме? – дигән сорау бирдем.
 
– Хатын-кыз күренә, – диде ул. Игътибар белән карасам, чыннан да балконда төссез битле хатын-кыз шәүләсе торуын шәйләп алдым. Ул ничектер җилдә тибрәлгән кебек тоелды. Мин чытырдап иремә ябыштым. Ул тиз генә балкон ишеген япты да, мине күтәреп, дигәндәй, кухняга алып чыкты. Мин идәнгә аудым. Ирем астыма кием-салым китереп салды, өстемә япты. Аның да мине күтәреп, урынга илтеп салырга хәле калмаган иде.
 
Төн буе авырып чыктым. Даруларның да файдасы тимәде. Иртән икебез дә эшкә бара алмадык. Ирем мине көч-хәл белән күтәреп, урынга илтеп салды. Көзгегә күзем төшкән иде, һушым китте: минем чәчләремә чал кергән, йөзем дә ап-ак иде.
 
Берничә көн ятканнан соң ничек кирәк шулай эшкә йөри башладым. Табибларга күренүнең файдасы тимәде, таякка калдым. Шуннан эштән китәргә туры килде. Бер ел урында ятканнан соң, таяк ярдәмендә өйдә йөри башладым. Әкренләп аякка бастым. Балкондагы теге зат белән 1995 елның 19 декабрендә кабат аралашырга туры килде. Мин бу юлы аңардан курыкмадым. Ул минем бу сынауларны үтүем өчен кайбер сәләтләрем ачылачагын әйтте. Минем моңа кадәр татарча язганым юк иде. Кулыма каләм алдым. Шигырьләр, хикәяләр иҗат итә башладым. Күрәзәлек сыйфатларым ачылды. Артыгын язып тормыйм, чөнки мактану дип кабул итүегез ихтимал. Шулай, дөньяда әллә нинди могҗизалар була икән. Үз башыңа төшмичә, аларга ышанмаска да мөмкин. Фидая Олыязлы".
Фото: пиксабай
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.01.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»