поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.01.2024 Хәвеф-хәтәр

Ирем: «Нина, янабыз ич!» - дип кереп кычкыргач, өстемдә җәйге сарафаннан чыгып йөгердем...

Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында яшәүче Нина белән Илгизәр Зульмиевларга яңа ел бәйрәмнәре зур сынау алып килә - 3 гыйнвар көнне көндезге сәгать унберләрдә йортлары янып китә.

Кыш уртасында бер кат кием белән урамда басып калган хуҗаларны бүген күршеләре сыендырган. Ышанырлык та түгел, 3 ел элек Наратлы Кичү авылында иске генә йорт сатып алган Зульмиевларның шушы көнгәчә төзекләндергән, корган, җитеш итәргә тырышкан йортлары бер сәгать эчендә көлгә әйләнгән.
 
- Безнең икебезне дә язмыш моңа кадәр дә җитәрлек сынаган иде... Илгизәрнең дә, минем дә икенче никахыбыз, кителгән бәхетләрне түгәрәкләп, кулга бер чемодан тоткан килеш кушылган ярлар без. Эшләп алган фатирын ул да балаларына калдырды, мин дә улыма бирдем.
 
Авылга күченсәк тә, икебез дә көн саен Чаллыга йөреп эшләдек. Мин - балалар бакчасы мөдире, Илгизәр абыегыз - автомеханик. Тормышларны тезләнгән җирдән күтәрдек. Янкорма эшләттек, түбәсен, тәрәзәләрен алмаштырдык, тышладык, түшәмнәрне заманча иттек. Уч төбенә сыярлык иске йортыбыз 100 квадрат метрлыга әйләнде, иркенәйде. Йокы бүлмәсенә генә обойлар ябыштырасы калган иде. 3 се көнне иртән чәйләгәч, Илгизәр кар көрәргә чыгып китте. Мин обой ябыштырырга керештем. Илгизәр: "Нина, янабыз ич!" - дип кереп кычкыргач, өстемдә җәйге сарафан иде, шул килеш чыгып йөгердем. Иске йортка терәп эшләнгән янкорма почмагыннан төтен бәрә иде, ике дигәнче ялкынланып та китте. Кыска ялганыштан ут чыккан дип аңладык. Коедагы насосны кабызып, шланга белән су да сиптереп карадык, сүндерә алмадык. Күршеләр дә йөгерешеп керделәр, халык та тиз җыелды. Ирләр көрәк белән утка кар атты. Авылдагы утны сүндерделәр дә, насослар да эшләүдән туктады - сусыз калдык, - ди Нина ханым.
 
Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәнче, берәр сәгатьләп вакыт үтте, дип сөйли әңгәмәдәшем. 112 хезмәтенә шалтырата ул. Анда кирәкле ярдәмне чакырту өчен, командалы тәртиптә номерлар җыярга кирәк, дип аңлата. Менә шунысы буталдыра аны, Нина ханым элемтәне әллә ничә өзеп, әллә ничә мәртәбә җыеп карый да, ахыр чиктә тузынып, телефонын читкә ата.
 
- Авылга су кермәгән. Наратлы Кичү авылы Чаллы шәһәреннән 40 чакрым ераклыкта гына, ә халкы узган гасыр шартларында яши. Кайтып төпләнгән беренче көннән үк авыл җирлеге башлыгы белән әрләшәм. Халыкны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итәргә кирәк, әгәр дә берәр йортка ут капса, шырпы тартмасы кебек, күз ачып йомганчы дөрли-дөрли янып бетәчәк дип, гел кисәтә идем, менә шул көн килде дә. Хәл алгач, авыл җирлеге башлыгының янына кабат төшәм. Бу юлы авылны сулы итмичә туктамыйм инде. "Чиста су" программалары бар бит, җиң сызганып эшләргә генә кирәк. Халык чарасызлыктан үз ихатасында кое казыткан. Ут барында насослар эшли дә, ут беткәч, сусыз утыралар, - ди ул. 
 
Әңгәмәдәшем сүзләрендә хаклык зур. Нәкъ менә бер тамчы суга тилмерүләре ялкын телләренә ирек биргән түгелме?
 
- Өйгә кереп документларны гына алып чыга алдым. Юл уңаенда култык астына ике мендәр кыстырдым. Аяк киемнәребезне булса да иелеп ала белмәгәнмен. Бар нәрсә янды. Ир-атлар кереп, микродулкынлы мич, суыткыч белән туңдыргычны алып чыктылар, аларны бер ай элек кенә сатып алган идек. Кер юа торган машинабыз да өр-яңа килеш янды, бар малыбызны ут юк итте. Токымлы песиебез дә ут эчендә калды бит, ашыгычлык белән оныткабыз үзен, - ди Нина ханым.
 
Куян-кәҗәләре, бозаулары уттан имин калган анысы. Мунча белән сарайлары исән, шөкер. Нина ханым авыл халкына бик рәхмәтле. 
 
- Берсе итеген салып, минем галошымны киде, икенчесе өстендәге тунын бирде. Өченчесе башыма шәл китереп бәйләде. Урамда бит - 24 градус суык! Әле берсе, әле икенчесе үзләренә чәйгә чакыра: "Син йөрәгеңне бозып, карап торсаң да, тормасаң да, өең яна, безгә кайтабыз", - диләр. Зур сынау инде бу, - ди ул. - Илгизәр бик борчыла. Һәр нәрсәне үз кулыбыз белән эшләдек, күршеләр, авыл халкы ярдәмгә килә иде. Бернәрсәсез, ике мендәр кыстырып, урам уртасында басып калдык.
 
Зульмиевлар гаиләсенә бүген бик авыр. Алар язга чаклы күршеләре - Илсур белән Гөлшат йортында яшәргә мәҗбүр. Ә язын йорт салырга исәпләре. Бүгенге көннәре дә авыр, иртәгәсе көндә дә әле җиңеллек көтми. Хәлдән килгәнчә, үзләренә ярдәм итик. Ил төкерсә - күл җыелыр, дигән борынгылар. Без дә бу гаиләгә мәрхәмәтле булып, хәлдән килгән кадәр изгелек кылыйк. Матди ярдәм итү өчен телефон: 89063339902 Никишин Антон Юрьевич(Нина ханымның улы) Сбербанк, Ак Бар картасына беркетелгән
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»