поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.01.2024 Дин

Тәмәке тарткан кешегә намаз укырга, зиратка балаларны алып барырга ярыймы?

Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

–    Тәхлил чыгу ничек башкарыла?
–    Тәхлил ул – Ләә иләәһә илләллаһ дип әйтү. Шушы зикерне күп итеп кабатлап, әҗер-савабын мәрхүм булган кешегә багышлап дога кылу. 
 
–    Аны мәҗлескә җыелып әйтү дингә яңалык кертү булып чыкмыймы?
–    Кешеләр җыелып Аллаһы Тәгаләне зикер итәләр икән, ул асылда бидгать булып саналмый. Әмма да ләкин тәхлилне Коръән ашында җәмәгать белән әйтелергә тиеш дип шарт итеп кую дөрес түгел. 

–    Кер порошокларына да хәләл дип язалар. Аны ничек аңларга?
–    Хәзерге вакытта бик күп продукциягә, теш пасталарына һәм башкаларга дуңгыз майлары кушыла. Порошокка хәләл тамгасы куелу аның составында дуңгыз мае булмау белән аңлатыла дип уйлыйм.

–    Мәккәдәге “Әл-Харам” мәчетендә укылган бер намаз 100 мең намазга тиң, диләр. Элек укылмый калган намазларыңны да каплыймы ул?   
–    Бу мәчеттә укыган бер намаз өчен савап 100 мең намаз укыган кебек языла. Әмма казага калган намазларны ул капламый. Калган намазны һәрберсен каза кылырга тиешле.

–    Диндә ОСАГО, тормышны, сәламәтлекне, милекне иминиятләштерергә ярыймы? 
–    Дәүләт тарафыннан мәҗбүри куелган ОСАГОны дин галимнәре рөхсәт итә. Ә калганнарын, акчага кагылышлы хөкемнәр булганга, күпчелек галимнәр тыя. 

–    Бәрәкәт догасын эзли идем. Аны үзбәк, таҗик халыклары белә. Сөйләп күрсәтәләр, язып бирә алмыйлар. 
–    Тормышыңа, гаиләңә, йортыңа, эшеңә бәрәкәт килсен өчен, Аллаһы Тәгаләгә итагать итәргә һәм Аңа гыйбадәт кылырга кирәк. 

–    Икенде белән ахшам арасында Коръән укырга ярыймы?
–    Ярый.

–    Госел алганда хатын-кызның чәче тулысынча чыланырга тиешме?
–    Чәче толымга үрелмәгән булса, әйе. Үрелгән очракта баш тиресенә су үтсә дә җитә. 

–    Ак чәчләрне йолкырга ярамый дигән сүз каян килеп чыккан?
–    Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисенә таянып әйтелгән сүз ул. Анда “Ак чәчләр кыямәт көнендә нур булып килер” диелә.  Ак чәчне йолку мәкруһ санала, әмма карадан башка төсләргә буярга ярый.    

–    Зиратта урын алып кую дөресме?
–    Тыела дип белмим. 

– Кыз балага исемне әнисе куша аламы?
– Монда сүз исем сайлау турында барса, әтисе дә, әнисе дә, гаиләдәге башка кешеләр дә сайлый ала. Колагына азан әйтеп исем кушуга килгәндә, аны гәдәттә мулла яки әтисе, йә бабасы башкара.

–    Яңа туган балага нәселеңдәге үлгән кешенең исемен кушарга ярыймы?
–    Ярый. 

– Вафат булганнар өчен Коръән хәтем кылу дөрес түгел, диләр. Дәлил итеп, “Ясин” сүрәсенең 70 нче аятен китерәләр. 
–    Хәтем кылу ул Коръән укып, аның савабын вафат булган кешегә багышлау хөкеменә керә. Сез әйткән сүрәдәге аятьтә Аллаһы Тәгалә исәннәр өчен дисә дә, ул тыюга керми. Аның төп максаты исән кешенең моны ишетеп, шуның белән вәгазьләнеп гамәл кылуында. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, Коръән укыган өчен аның һәр хәрефенә ун савап языла, дигән. 

–    Тәмәке тарткан кешегә намаз укырга ярыймы?
– Тәмәке тарту ул – гөнаһ. Әмма бу намаз укырга кирәкми дигән сүз түгел. Аны укырга, чөнки ул фарыз. Шул ук вакытта тәмәке тартуны ташларга тырышыгыз. Мәчеткә намазга кергәндә дә игътибарлы булыгыз, чөнки аннан сасы ис килә. Пәйгамбәребез дә үзенең бер хәдисендә, мәчеткә барганда авыздан суган белән сарымсак исе килмәсен, дип кисәткән. 

–    Читтә күмелгән кешенең кабер туфрагын алып кайтып туган авылы зиратына салучылар бар. Диндә бу хупланамы? 
–    Дөрес әйбер түгел ул. 

–    Вафат булган әти-әнисенең намазларын балалары укый ала, имеш.  Укыган очракта, тормыш иткәндә әтинең укымый калган намазын укымакка дип ният әйтергәме?
–    Вафат булган кешенең намазлары укылмый, иллә мәгәр безнең мәзхәб галимнәре, мәрхүмнең хәлен җиңеләйтер өчен, бер намазга бер фитыр күләмендә сәдака бирергә рөхсәт итә. 

–    Зиратка балаларны алып барырга ярыймы?
–    Ярый. Гөнаһсыз балаларның догалары кабул булучанрак, аларга дога кылдырсаң, тагын да яхшырак. 

–    Әйбер югалганда укыла торган дога бармы икән?
–    Андый вакытта Пәйгамбәребезгә салават әйтергә киңәш итәләр. 

–    Сатучы булып эшлим. Кайвакыт исерек ирләр кереп, акча сорый. Эшләмичә акча соранып йөргәннәренә ачуым килеп, бирмим. Дөрес эшлимме икән дигән шик тә туа.
–    Гадәттә, соранган кешегә бирәләр, әмма исерек ирләр ул акчага аракы сатып алырга бик мөмкин бит. Ашыйсым килә дисәләр, ризык белән бирергә була.

–    Доганы көйләп уку килешми, диләр. Коръән ашында да матур итеп көйләп укыйлар югыйсә.
–    Иң мөһиме доганы ихластан, күңел биреп уку. Шул халәттә көйләп тә укый алса, бик күркәм.

–    Намазны өйнең кайсы бүлмәсендә укырга кирәк? Йокы бүлмәсендә ярыймы?
–    Намаз укый торган аерым урын булдыру әйбәт, әлбәттә. Йокы бүлмәсендә уңайлы икән, анда укудан да зыян юк. Иң мөһиме кешеләр комачауламый торган тыныч урын булсын.

–    “Киемнең тубыктан аскарак төшкән өлеше җәһәннәмдә” дигән хәдисне ничек аңларга?
–    Тәкәбберләнеп йөрүчеләргә хас булган өчен шулай әйтелгән сүз ул. Диндә тәкәбберлек хупланмый.
 
Фото: https://www.freepik.com/
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»