поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.01.2024 Җәмгыять

2024 елда безне акчага бәйле нинди яңалыклар көтә?

Яңа елга яңа өметләр белән керү – гадәти хәл. Иш өстенә куш дигән сыман, Аждаһа елы күпләр өчен финанс ягыннан да уңышлы булачак икән. Ә төрле ышануларны читкә куйсак, Яңа ел акча янчыгына нинди яңалыклар алып килде? 2024 елда безне нәрсә көтә? «ВТ» хәбәрчесе акчага кагылышлы быел гамәлгә кергән һәм керәчәк яңалыкларны барлады.

Пенсия

Бу елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыгу яшенә бәйле чираттагы үзгәрешләр үз көченә керде. 2019 елда башланган реформаның (ә ул 2028 елга кадәр гамәлдә) дәвамы бу. Шулай итеп, 2024 елдан ир-атлар – 63, хатын-кызлар 58 яшьтән лаеклы ялга китәчәк. Пенсия алу өчен ким дигәндә 15 ел хезмәт стажы һәм 28,2дән ким булмаган пенсия баллары да кирәк. Быел картлык буенча пенсия алучыларның акчасы да артты. Яңалык барлык эшләмәүче пенсионерларга кагыла. Аларның акчасы 1 гыйнвардан 7,5 процентка индексацияләнде. Ил күләмендә картлык буенча иминият пенсиясе уртача 1,6 мең сумга артып, уртача 23,4 мең сумга җитәчәк, дип фаразлана. Социаль пенсия исә ел да 1 апрельдән арта. Быел әлеге төр түләү – 7,5, 2025 елда – 9,5, 2026 елда исә 10,3 процентка артыр дип көтелә. «Агымдагы елда социаль пенсиянең уртача күләме 13,5 мең сум тәшкил итәчәк», – диелгән Россия Социаль фондының рәсми сайтында.

Бала түләүләре

Билгеле булганча, бу елның 1 гыйнварыннан инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә, эшләгән очракта да, тиешле түләүләрне алу хокукын бирделәр. Яңа елның тагын бер яңалыгы ана капиталына өмет итүчеләргә кагыла. Моннан ары әлеге төр түләүне бала туганчы үзләре Россия гражданнары булган һәм туу хокукы буенча сабый Россия гражданлыгы алган әти-әниләргә генә бирәчәкләр. Сүз уңаеннан, быел ана капиталы беренче балага – 631 мең, икенче балага 834 мең сум булачак. Декрет түләүләренә дә акча өстәлә. Быел йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 566 мең сумга җитәчәк. Игезәкләр табучыларга тагын 220 мең сумга якын акча өстәлә. Йөклелек буенча отпуск өчен түләү (140 көнлек ял) киләсе елда – 794 мең, 2026 елда 883 мең сум тәшкил итәчәк. Яшь ярымга кадәр бала караган әти-әниләргә иң күп айлык түләү, моңа кадәр эшләгән очракта, 49 мең сумга җитәчәк. Былтыр ул 33 мең сум чамасы иде. Сабый белән өйдә утыручыларны алга таба тагын да зуррак сөенче көтә. Киләсе елда әлеге төр пособиене – 69 мең, ә 2026 елда 77 мең сумга кадәр җиткерү каралган. 2024 елның 1 февраленнән бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 24 мең сумнан артып китәргә ихтимал.

Башка төр пособиеләр

Россия һәм Хезмәт Геройлары, ветераннар, инвалидлар, блокададагы Ленинградта яшәгән һәм башка кайбер төр категориягә керүчеләргә пособие күләме ел саен 1 февральдә арта. Быел ул – 7,5, 2025 елда – 4,5, 2026 елда исә 4 процентка үсәчәк, дип фаразлана. Эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме дә быел айга 122 мең сумнан артып китәчәк. Дөрес, моның өчен 8 ел һәм аннан да күбрәк эш стажы кирәк. 2024 елда 5–8 ел эш стажы булганнарга эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме – 98 мең, 5 елга кадәр стаж булган очракта 74 мең сум.

Салым чигерүләре

Бу елдан түләп дәваланучыларга, түләп укучыларга каралган социаль «вычет» күләме артты. Озын сүзнең кыскасы, спорт, дәвалану, хәйриячелек, уку һәм иминиятләштерү өчен сарыф ителгән 150 мең сумга кадәр акчадан салым чигерергә мөмкин. Бу очракта 19500 сумга кадәр акча кире кайта. Ә бер баланы көндезге бүлектә укыткан өчен 110 мең сумга кадәр акчадан «вычет» алырга була, алдагы ел белән чагыштырганда бу ике тапкыр күбрәк. Әти-әниләр түләгәннең 14300 сумын кире кайтарырга мөмкин. Салым дигәннән, былтыр ил күләмендә күчемсез милекнең кадастр бәясен дә яңадан исәпләделәр. Кайбер мәгълүматларга караганда, әлеге төр салым 21 процентка кадәр артырга мөмкин. Тик яңа бәяләрне агымдагы ел өчен салым исәпләгәндә генә файдаланачаклар.

Яңа мая

Бу елдан илдә озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасы эшли башлады. Моның өчен дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды белән килешү төзергә һәм шунда даими рәвештә акча күчереп барырга кирәк. Программада 18 яшьтән теләге булган һәркем катнаша ала. Килешү төзегәндә, беренчел кертем күләмен, аның вакытын һәм суммасын үзең билгелисең. Тик шунысы бар: килешү ким дигәндә 15 елга төзелә. Ягъни түләүләр әнә шул вакыттан соң гына яки хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь тулгач килә башлаячак. 2,8 миллион сумга кадәр җыелган акча иминиятләштереләчәк. Мая, иң беренче чиратта, фондка даими кертемнәрдән җыелачак. Шулай ук, программага пенсиянең 2014 елдан бирле «катырылган» тупланма өлешен дә күчерергә рөхсәт иттеләр. Быелның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ), 18,5 процентка артып, 19 мең 242 сумга җитте. Чагыштыру өчен: 2023 елда әлеге күрсәткеч 16 мең 242 сум иде.

Белгеч сүзе

«Кредит бик кирәкмәсә, аны алмавың хәерле»

Финанс үзгәрешләренә бәйле вазгыять турында Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис ХӨСӘЕНОВ белән сөйләштек.

– Акча мәсьәләсендә 2023 ел ниләр белән истә калды?

– Узган елның иң истә калган вакыйгасы – күпчелек халыкның, бигрәк тә, эшчеләрнең хезмәт хаклары артты. Тик финанс грамоталылыгы җитмәү аркасында, бу бәйрәм алга таба да дәвам итәчәк, дип уйладылар, ахры. Халык күпләп кредит рәсмиләштерергә һәм чит ил товарлары сатып алырга тотынды. Аңлашыла ки, илдә бу кадәр импорт юк. Шуңа күрә ул бәяләр үсүгә китерде. Икенчедән, халыкның кредит «йөге» бик нык артты. Ипотека мәсьәләсендә бигрәк тә. Бүген халыкның банкларга булган бурычының яртысы нәкъ менә ипотека түләүләренә туры килә. Һәм әлеге хәл соңгы ике елда нык күзәтелә. Сорау арткач, торак бәясе дә югары сикерде. 1 гыйнвардан беренчел кертем күләме арту әлеге базарны бераз суытыр дип өметләнәбез. Дөрес, Үзәк банк гамәлгә керткән үзгәрешләрнең беренче нәтиҗәләре елның икенче яртысында гына күренәчәк.

– Бу ел нинди яңалыклар алып килде?

– Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме арту нәтиҗәсендә, балалар пособиеләре, «больничный» акчасы, эшсезлек буенча пособие кебек МРОТка бәйле булган барлык төр түләүләр үсәчәк. Пенсионерлар да акчаны күбрәк алачак. Ә ана капиталына бәйле үзгәреш мигрантларга әлеге төр матди ярдәмне алу хокукын чикли. Иң мөһим яңалыкларның берсе ипотекага бәйле. Белгәнебезчә, 1 гыйнвардан беренчел кертем күләмен 30 процентка кадәр арттырдылар. Бу – бүген илдә гамәлдә булган барлык ташламалы программаларга да кагыла. Хәзер фатир бәяләре болай да бик кыйммәт булуны исәпкә алганда, күпчелек гаиләләр өчен беренчел кертемне җыю хәлдән килмәстәй эшкә әверелергә ихтимал. Тагын шунысы да бар: быелдан банклар һәм микрофинанс оешмалары, кредит рәсмиләштергәнче, бурычка акча алучының чыгымнарын исәпләргә мәҗбүр булачак. Әгәр айлык түләүләр хезмәт хакының яртысыннан да артыгын тәшкил итә икән, бу очракта кредит алучы түләүгә бәйле куркынычлар турындагы махсус документ имзаларга тиеш. Җаваплылыкны үз өстенә ала, кыскасы.

– Акча тотуга бәйле нинди киңәш бирер идегез?

– 2023 елда төп ставканы бер ел эчендә ике тапкырдан да күбрәккә арттырдылар. Хәзер ул 16 процент тәшкил итә. Аңлашыла ки, бу халык арасында кредитлар алу хисабына акча тотуны киметү өчен дә эшләнде. Бүген банклар куллану кредитын, мәсәлән, 16–18 процент белән бирә. Тагын да шул белем җитмәү: кайберәүләр бүген кредитны югары процент белән алам да, алга таба төп ставка төшкәч, бурычны рефинанслыйм, дип уйлый. Болай фикер йөртүчеләрне Үзәк банк башлыгы алдан ук кисәтте: югары ставкалар әле озак сакланачак. Шуңа күрә бүгенге шартларда кредит бик кирәкми икән, аны алмавың хәерлерәк. Чөнки бурычларыгыз күтәрә алмаслык йөккә әйләнергә мөмкин. Быел хезмәт хаклары былтыргы кебек күпкә артмаячак. Ник дисәң, күп кенә оешмалар моңа бәйле үз мөмкинлекләрен кулланып бетерде инде. 

 

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.01.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»