поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.01.2024 Авыл

Бетеп барган авылларда Яңа елны ничек каршы алалар?

Бизәлгән чыршы, әфлисун исе, кайнар мунча, мичтә пешкән тәмле ризыклар. Инде бетеп барган яки бик кечкенә авылларда яшәүчеләр дә Яңа елны әнә шундый кәеф белән каршы алачак. Кайберләренең хәтта юлсызлыкка да эче пошмаячак. Арада өенә генә түгел, авылында бер кеше яшәгәннәре дә бар. Өметсезлеккә бирешми, ә Яңа ел төнендә ил-көнгә бәхет тели алар.

Тәкәрлек.  Мамадыш

63 яшьлек Юрий Степанов –  Мамадыш  районындагы Тәкәрлек авылының бердәнбер кешесе. Аның ел әйләнәсендә  авылдан  беркая да чыгып киткәне юк. Карчанасына утырып, кирәк-яракка күрше авылга кибеткә бара. Урманга терәлеп торган өендә 23 ел инде ялгыз гомер кичерә. Аның авылда үзе генә яшәве турында моннан җиде ел элек  язып чыккан идек. Хәзер  дә берни үзгәрмәгән. Шалтыраткан саен Юрий бары бер сүзне генә әйтә: «Күңелсез түгел». Өендә моңаеп утырырга яратмый ул. Табигатьтә йөреп тә  күңелен күтәрә белә. Сыерчыкларга оя ясый, күлгә килгән аккошларны күзәтә. Әле менә урмандагы бер чыршыны бизәп куйган. Шуның җем-җем утлары авылга бер ямь биреп тора, ди. Йортыннан 50 метр чамасы гына.

– Хәлләр Аллага шөкер. Кыш бабай килде инде безгә, чыршы  куйды, – дип шаяртудан башлады сүзен  Юрий.  – Кем килсен инде монда? Юлларны ачучы юк. Техникам – карчана. Яңа елда табын кормыйм, үзем кунакка барырга җыенам.

Бөгелмә. Кызыл Чишмә

Бөгелмә районының Кызыл Чишмә авылында бүген 25ләп йортта 25ләп кеше яши. Калган нигезләргә кайтып-китеп  йөриләр. – Кичә кич авыл урамын әйләнгән идем. Күп йортларның ишекләре бикле, кышка яшәргә башка җиргә китәләр. Шундый моңсу, йөрәгем әрнеде. Урамнарда – асфальт, утлар якты. Су кергән, интернет бар. Су өчен түләмибез. Кечкенә генә авыл булса да, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләренә якын. Тик нигәдер яшәргә килергә атлыгып тормыйлар шул. Эштән куркалармы, белмим. Дөрес, соңгы вакытта Әлмәттән килүче яшьләр бар. Медпункт, бакча, мәктәп булмагач, авылда каласылары килми, күрәсең, – ди фермер Зилә Гыйниятуллина. – Безгә дә  балалар: «Әни, җитте инде, күп эшләдегез, ардыгыз, шәһәргә килергә вакыт», – диләр.  Хуҗалыкта 70 баш сыер, 12 баш ат, сарыклар тотабыз. Сөт, каймак сатабыз – барысын да эшлибез. «Улым, мине үз аягым белән авылдан алып китә алмыйсыз. Шунда яшим, шунда гына йөрәгем  тибә», – дим. Алай карт түгел әле без, илледә генә. Соңгы сулышымны шушы авылда алырга язсын.

Зилә ханымга, кибете булмаган, беткән авылда интегеп яшисез шунда, дип аптыраучылар да күп икән. Янәсе, бәхетсезләр. Кибетен ачар иде ул, тик аны тоту табышсыз. Ә менә машинасына утырып, каядыр сәүдә йортына барып кайтуның бернинди авырлыгы да юк.

– Без бик күңелле яшибез. Артыгы кирәкми. Кешеләр бәхетле булып яшәсен иде. Шәһәрдә бит эштән арып кайтып, күршедә кем яшәгәнен дә белмиләр. Гомерләре узганны да сизмиләр. Яз көне бөреләр ачылганны, яфраклар чыкканны күрмиләр. Көз генә сары яфракларны кыштырдатып йөрмиләр. Ләззәт бит бу! – ди Зилә ханым. Яңа ел төнендә ире Юныс белән урамга чыгып, Аллаһы Тәгаләгә һәм  Путинга рәхмәт укыйлар икән. «Хөкүмәт программа, субсидия бирә. Илбашыбыз алдында баш иям», – ди ул, шөкер итеп. Алар авылда 500ләп чыршы, нарат, шомырт, юкә һәм башка агачлар утырткан. Өй каршындагы чыршыны бизәп, гирлянда элгәннәр инде. Үзе бер ямь.

Борчаклы Яз. Теләче

Соңгы 7 елда авылда нибары 3 кеше генә гомер итә. Анда 65 ел гомер кичерүче Людмила һәм Владимир Жуковларның хәлләрен  дә белештек. Авылда юлларны ачып торалар икән. Кирәк-яракка исә, такси чакыртып,  тиз генә кибеткә барып кайталар. Өйләренә газ кермәгән, чишмәгә суга йөриләр. – Кеше калмады дип, Яңа елны үткәрмичә калмыйбыз. Ел саен чыршы бизибез. Ясалмасын түгел, чынны! Күңелдә тылсымга ышану һаман да бар әле. Людмила мичтә  тәмле ризыклар әзерли.  Бу көнне кызыбыз кунакка килә, – ди Владимир. Владимир җәен каен себеркесе әзерли икән.  Яңа ел  кичендә мунча кереп, чабынып, көч җыялар. Аннан инде тәмле ризыклар белән сыйланып, телевизор карыйлар. Курантлар сукканда, бер-берсенә матур теләкләр телиләр. Тагын ни кирәк?

Чәчкә. Әгерҗе

Әгерҗе районының Чәчкә авылында  заманасында 130лап кеше яшәсә, хәзер нибары бер генә – 54 яшьлек тракторчы Фәнис Гыйльметдинов. Моңа кадәр  авылда сиксәннән узган Әнисә апа да торган әле. Соңгы ике елда кышны Ижауда яшәүче кызында чыга икән.

– Телевизор да, бар нәрсә дә бар. Күңелсезләнеп утырырга вакыт юк. Иртән торып мичкә ягам, аннан суга  барам, кар көрим. Ярты көн шулай үтә. Аннан тагын өйне бераз җылытам, ашарга пешерәм. Менә шулай йокларга да вакыт җитә, – ди Фәнис.  – Җәй көне тракторда эшлим, кышын ял итәм. Якын тирәдә эш юк бит. Җәй көне чебешләр асрадым. Суыткычта ит бар. Тавыклар йомырка салыштыргалый. «Сельпо» машинасы күрше авылга товар илткәндә, юл уңаенда кирәкле әйберләрне чыгып алам. Зарланырга бер дә сәбәп юк.  Улларым кайтса, чыршы карарга күрше Азево авылына кунакка барып кайтырмын, бәлкем. Яңа ел килә дип көтеп торасың да, уза да китә. Гадәти бер көн кебек инде ул. Фәниснең авылда ялгыз яшәвенә 15 еллап инде. Авылны ташлап беркая да китәргә җыенмый. Әти-әни  нигезе кадерле аның өчен. – Мин китсәм, авыл бетте дигән сүз бит инде. Үземне «соңгы могикан» дип йөртәләр. Шуңа күрә авылны саклыйм, – ди ул.

Зәй. Алмалы

Алмалы авылында 29 йорт бар. Әмма дүрт кеше генә пропискада исәпләнә. Шуның икесе – авылда, икесе шәһәрдә яши. – Кышын атна саен шимбә – якшәмбе юлларны ачарга тырышабыз. Егетләр кайтып йөри. «Дачный» авыл дияргә була аны. Шәһәрдә эшләп  арыгач, туган нигезләренә ял итәргә кайталар. Каникулда бала тавышлары да яңгырый. Яңа елны да каршылыйлар, – диде Югары Пенәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров. Аның әйтүенчә, авыл яши әле. Бары көз – яз айларында юлсызлык проблемасы гына бар. Электр кертелгән. 2030 елга кадәр республика программасы белән газ кертү көтелә. Авылда – һәркемнең үз коесы. Өч еллык программада үзәкләштерелгән су кертү планлаштырыла. Әкренләп нәрсә дә булса эшләргә тырышалар. Тархан. Азнакай Азнакай районы Тархан авылында искесен, яңасын санаганда, 50ләп йорт бар. 11 йортта барлыгы 21 кеше теркәлгән. Җәй көне 50ләп кеше яшәсә дә, кышны  җиде йортта гына чыгалар. – Авылда чыршыны ишегалдына куябыз. Әле менә күрше  шалтыратып, өйләрне бизәү буенча бәйге уздырылачагын әйтте. Без Илбәк җирлегенә карыйбыз. Анда ел саен чыршы бизәп, безне дә  бәйрәмгә чакыралар.  Җыелышып шунда барабыз. Бик күңелле үтә. Яңа елны, барыбыз исән-сау булып, күтәренке күңел белән каршыларга язсын, – ди фермер Миләүшә Әмирова.

 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.01.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»