|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2023 Киңәш-табыш
Кайсы сәдака яхшырак?"Гадәттә, дини мәҗлесләрдә сәдакага акча, тәсбих, лимон, кулъяулык, намазга өйрәтә торган китапчык, сабын һәм башка әйберләр тараталар. Кайсы хәерлерәк?" - дип сорый Минзәлә районыннан Галия. Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН:
— Аларны хәер-сәдака яки бүләк нияте белән тарату рөхсәт ителә һәм тараткан кешегә аның өчен әҗер-савап була. Сәдаканың хәерлесе — кешегә файда китерә торганы. Иң мөһиме — сәдака итеп бирелгән нәрсәне көндәлек тормышта куллану. Ул ислам динендә мөселманнар өчен рөхсәт ителгән булырга тиеш. Мәсәлән, шәригатьтә алтын-көмеш савыт-сабаларны һәм кашыкларны сәдака итеп бирергә ярамый, чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр безне аларны кулланудан тыйды.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|