|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2023 Мәдәният
Бүген Әсхат Сафинның тууына 80 ел (ТАРИХИ ФОТОЛАР)26 декабрьдә заманында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биюче, 1989–2003 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры булган, үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкарган сәнгатькәр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әсхат Зөфәр улы Сафинны искә алабыз. Аның тууына 80 ел булды. Ул Ижевск шәһәрендә туып үсә. 1962 елда үзенең иҗади эшчәнлеген Удмурт дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамблендә биюче буларак башлап җибәрә. 1963 елда Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә балет артисты буларак кабул ителә. Осталыгы һәм эш сөючәнлеге аңа ансамбльнең башлап биючеләренең берсе булып китәргә этәргеч бирә. Ул иҗат коллективының әйдәп баручы солисты буларак, күп кенә җырлы-биюле музыкаль композицияләрдә чыгыш ясый. Ансамбль белән бик күп төбәкләрдә гастрольләрдә була. Артистлык карьерасы тәмамлангач та, ул филармонияне ташлап китми, концертлар оештыручы итеп билгеләнә. Ә 1984 елдан ул филармониянең концерт эшчәнлеге буенча директор урынбасары була. 1989 елның март аенда Әсхат Зөфәр улын филармония коллективы бертавыштан директор итеп сайлый. 1992 елда ул читтән торып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. Әсхат Зөфәр улы Сафин директор булып эшләү елларында, Татар дәүләт филармониясендә, 1993 елда – Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры А.И.Шутиков), 1999 елда – Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (бүгенге көндә сәнгать җитәкчесе А.Ф.Фәйзрахманов) оештырыла. Әдәби-музыкаль лекторий – Опера һәм камера музыкасы бүлеге (сәнгать җитәкчесе В.В.Варшавский) буларак эшчәнлеген дәвам итә. Аның архивыннан иҗат эшчәнлеге елларындагы кайбер фоторәсемнәр: Әсхат Сафин (уртада) – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты. Әсхат Сафин. 1976 ел Сулдан уңга (беренче рәттә): Р. Ибраһимова, В. Шәрәфетдинов, Әсхат Сафин, Зәйтүнә Яруллина. 1970 ел Әсхат Сафин репетиция вакытында Әсхат Сафин алгы планда, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары, Әсхат Сафин беренче рәттә, уртада. Луиза һәм Әсхат Сафиннар гаиләсе. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хор төркеме җырчылары, уңнан икенче: аның тормыш иптәше Луиза Сафина.
Бертөркем сәнгать һәм әдәбият әһелләре Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Әсхат Зөфәр улы Сафин. 1999 ел
--- |
Иң күп укылган
|