поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кыз: Сөйгәнемне ничек кире кайтарырга?
    Хатын: Иремне ничек әнисенә кире кайтарырга?
    Әби: Сталинны ничек кире кайтарырга?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
24.12.2023 Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев: “Без гаепләнүчене төрмәгә утыртырга теләмибез. Безгә...”

Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана Сәфәрованың үлеменә китергән котычкыч юл һәлакәте буенча суд утырышлары һаман дәвам итә. 33 яшьлек Сәфәрова Чишмә авылында Революция урамындагы баганага бәрелә һәм каза урынында алган яралардан җан бирә. Әлеге факт буенча җинаять эче ачылган иде. Авариядә «Тойота Камри» автомобиленең катнашы бармы-юкмы икәнлеге ачыклана. Аның йөртүчесе полиция участогына китерелгән.

Әнвәр Нургалиев белән очрашкач, без суд утырышы турында соңгы яңалыкларны белештек.
 
- 4-5 утырыш булды инде. Әле тагын утырыш булачак. Бу эшнең ник сузылганын үзем дә аңлый алмыйм. Барыбыз да рухи яктан ардык, аеруча апама кыен. Суд өлкәсендә белемем юк, шуңа күрә яхшы юрист ялладык. Диананың гомерен өзгән машина йөртүчесе үзенең гаебен өлешчә генә таный. Шаһитларның да сөйләгән сүзләре аерыла. Бик авыр процесс. Суд эшләрендә гомеремдә беренче тапкыр катнашам. Бу хезмәтне башкаручы прокурор, адвокат, судьяларга Аллаһ Ярдәм бирсен. Әмма минем сеңлем Диана юк, балаларның әнисе юк. Аны кире кайтарып булмый. Җәза алынырга тиеш.

- Сезнең төп максатыгыз нинди?
- Без гаепләнүчене төрмәгә утыртырга теләмибез. Безгә: “Балаларны карыйм, аларны калдырмыйм, ярдәм итәм”, - дигән сүз кирәк. Гаепләнүчедән әлегә андый сүзләр ишетмәдем. Белмим, ул кеше нәрсә уйлыйдыр. Бәлки, зиһене чуалгандыр. Судья дөрес хөкем чыгарыр дип өметләнәбез. Дәлилләр җыелган. Әлегә балаларны апам карый. Тик аның да яше бара. Мин дә балаларга көчемнән килгән кадәр ярдәм итеп торам. Бәлки, киләчәктә аларны тәрбияләүне үз кулларыма алырмын. 

- Балалар әнисен юксынамы?
- Әлбәттә, юксына, сагыналар. Аеруча Аиша нык кайгыра. Эчтән яна, балакаем. Бәләкәйләре дә гел сорап торалар, аңлап бетермиләр әле. Диананың үлеме күңелдә тирән яралар калдырды. Беренче айны томан эчендә югалып калган төсле иде. Ә вакыт узган саен тагын да авыррак. Барысы да яхшы булсын. Тыныч йокла, сеңлем.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 24.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы