|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2023 Хәвеф-хәтәр
Осиново бистәсендә җимерелгән фатирның хуҗасы газга рөхсәтсез тоташкан булганОсиново бистәсендә бүген иртән газ шартлаган йорттагы бер фатирның хуҗасы газга рөхсәтсез тоташкан булган. Газ хезмәте вәкилләре фаҗига булган урында «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «18 декабрьдә без аның фатирында газны өздек, чөнки газ шлангы төзек түгел, анда тишек бар иде. Без анда томалагыч куйдык. Бүген исә, фаҗига булганнан соң урынга килгәч, аның газүткәргечкә рөхсәтсез тоташуын күрдек», - диде агентлыкка газ хезмәте вәкиле.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Казан янындагы Осиново бистәсендә ике катлы йортта газ шартлавы хакында хәбәр иткән иде.
Искәртеп узабыз, 2023 елның 21 декабрендә иртән Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә, якынча мәгълүматлар буенча, газ-һава катнашмасы шартлап, ике катлы күп фатирлы йорт җимерелде. Нәтиҗәдә, ир-ат зыян күргән. Ул хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсендә, хәле авыр. Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты.
--- |
Иң күп укылган
|