|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2023 Хәвеф-хәтәр
Бер яшьлек бала кар ашап агуланганЛенинград өлкәсенең Всеволожск шәһәрендә бер яшьлек кыз бала химикатлы кар ашап агуланган. 78.ru порталы язуынча, бала кинәт үзен начар хис иткән. Коты очкан ана тиз арада ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Медиклар сабый химикатлар белән агуланган дип аңлаткан. Авыр хәлдәге кыз баланы дәваханәгә алып киткәннәр.
Әни кеше сөйләвенчә, моңа кадәр ул кызы белән тышта саф һава суларга чыккан булган. Кызы, көрткә егылып, кар ашаган. Полиция хезмәткәрләре вакыйганың башка сәбәпләре дә юкмы икәнлеген ачыклыйлар.
Фото: фрипик.ком
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|