|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2023 Җәмгыять
Гомерлек яра. «Әни тугач та, мине әбигә калдырып, кияүгә чыгып киткән…»Сәламәтлегем буенча тайпылышлар бар, ди ул. Ә фикерләре буенча аннан да акыллы кеше юк, диярсең. Арчада яшәүче Тәнзилә апа Закирова белән аралашкан саен, шундый фикергә киләсең. Дөресен генә сөйли, башкалар яхшы атлы булып калу өчен дәшми калганны да курыкмыйча әйтә, ул сөйләгәннәр һәрчак дөреслеккә дә туры килә. «Эшең уң барсын, дисәң, мине рәнҗетергә кирәкми», – ди ул. Кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, бөтен күңеле белән сиңа изгелек тели. Ә ачуын китермәвең хәерлерәк… Беркөн Тәнзилә апа белән озак кына сөйләшеп утырдык. Аны районда заманында танылган киномеханик буларак яхшы беләләр. Әмма без сүзне ул кысада гына алып бармадык, шушы изге күңелле апаның язмышына «сәяхәт кылдык». Ул сөйләгән саен, «нинди генә язмышлар юк» дигән сүзләрне кат-кат кабатлыйсы килә. Бер очрак, бары бер очрак гөрләп яшәп ятучы кыз баланың тормышын бөтенләйгә үзгәртә дә куя. – Әни тугач та, мине әбигә калдырып, кияүгә чыгып киткән. «Миннән артмый», – дигән әби җаным. Өйдә әле ике килен бар. Шулар арасында үстем инде мин. Берсен дә яманлыйсым килми, чөнки әби бервакытта да минем турыда «артык тамак» дияргә урын калдырмады. Ул миңа бөтен назын бирде, көченнән килгәнчә киендерде (тегә иде), кадерләде, тамагым тук булды. Мәктәптә «бишле» билгеләренә генә укыдым. Немец теленнән генә «бишле» була алмады, авыр бирелде ул. Укытучылар һәрьяклап ярдәм итте. Киемнәргә кадәр бирәләр иде. Сәлих Гәрәевичка мин гомерем буе рәхмәтлемен, – ди Тәнзилә апа. 12 яшеннән эшли башлый кыз. Каникуллар җиттеме, колхоз эшенә чыга. Төшкә кадәр мәктәптә булса, төштән соң эшкә чыгып чаба. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, киномеханик һөнәрен үзләштерү максатыннан читтән торып техникумга укырга керә. Ә үзе колхозда хезмәтен дәвам итә. Мәктәптә ничек укый, эштә дә шундый була ул. «Ат кебек эшли», – диләр андыйлар турында. Төксерәк яңгыраса да, дөресе шул бит. Үзен аямый ул. Ни кушсалар, кая җибәрсәләр, шунда йөгерә. «Юк» дигән сүзне бөтенләй белми. – Колхоз рәисе Мирзаян Вахитов гел мактап килде. «Тәнзиләгә җитеп карагыз», – дип мине башкаларга үрнәк итеп куя иде. Син генә булдырасың, дия иде эшкә кушканда. Клеверын да, борчагын да чаптым. Барысын да булдырдым. Депутат та булдым, бүләкләр дә алдым, район слетларында да катнаштым, рәсемем мактау такталарында да торды. Кичләрен сәхнәдән төшмәдем. Җырлый идем мин. Дипломант исемен дә яуладым. Спектакльләрдә дә уйнадым, – дип искә төшерде яшь чагын Тәнзилә апа һәм бу вакытта аның йөзе тагын да яктырып киткән кебек булды. – Аннан төзелешкә киттем. 1971 елда әби үлде. Берьялгызым калдым. Тирә-юнем караңгылыкка чумган кебек булды. Әмма үземне кулга алдым. Ялгыз дип тормадым, терлеген дә асрадым, бәрәңгесен дә утырттым. – Очрашып йөргән егетегез бар идеме соң, Тәнзилә апа? – дип сорыйбыз. – Бар иде. Арча районының бер авылыннан иде ул. Мәктәптән соң югары белем алды. Минем кебек белемсез кыз кирәк түгел, дип ишеттерде. Бик авыр булды, әмма сер бирмәдем, – диде Тәнзилә апа. – Башка очратмадыгызмы аны? – Элек оешмаларда эшләгәннәрне колхозга бәрәңге алырга җибәрәләр иде. Кунып кайткан чаклар да булды. Мин шул егет яшәгән авылга туры килдем бит. Кызыксынып сораша торгач, әлеге егетнең эчә башлавы, тәмам түбән тәгәрәве турында ишеттем. Аның шундый хәлгә төшүенә сөенгән, дип кабул итә күрмәгез тагын, шулай да күңелдә тантана булып алды. Мин белемсез булсам да, төшеп калмадым, тырышып хезмәт иттем, макталып килдем, – диде ул. Чыннан да, кайда гына булмасын, иң авыр участокларда эшли ул. Ирләр белән беррәттән, аларны да уздыра. Бакчасын да казый, карын да көри, түбәгә менеп кар да төшерә. Ике тапкыр биектән егылып төшеп, фәрештәләр канаты астында кала. Ә менә өченчесендә… Анысы Тәнзилә апа өчен аяныч тәмамлана. – Ни хикмәт, өчесе дә атнакичкә туры килде. Өченчесендә оешма конторасы түбәсеннән егылып төштем мин. Башым белән. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Аны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Минем йөрәгемдә төзәлмәслек бер яра булып калды ул. Шуннан егыла торган авырту белән калдым. Озак еллардан бирле группада мин. Ул чакта, йөрәкне тагын да җәрәхәтләп, Зур Бирәзәдә кыйнаганнар, дип тә сүз чыгардылар әле. Кешенең күңелен күр син! Әбисе вафат булганнан соң, киномеханик белеме, кинофильмнар куярга хокук биргән таныклыкны кулына ала Тәнзилә апа. «Колос» мәдәният йортына эшкә керә. Шул көннән башлап бик озак еллар язмышын кино хезмәтенә багышлый. – 1964 елда билет сата башласам, 1968 елда кино күрсәтә идем инде. Эшемне бик яраттым, – ди. Тәнзилә апа Россиянең атказанган кинематографисты! Казаннан, Нократ Аланыннан, хәтта Канаштан алып аллы-артлы кинотасмаларны асып кайткан бит ул. – Көндезге икегә дип афиша эләм. Шул вакытка кайтып җитәргә кирәк. Электричкадан җәяү шактый барасы. Җилкәмә аскан йөгем кайчак йөз килограммга кадәр җитә иде. Яхшыларын гына алам. Кайберләрен мин беренче булып күрсәтәм. Халык йөри, карый, рәхмәт әйтә. «Колос»та алай эшли алмыйсың, анда кеше йөрми, диде җитәкчеләр. «Акчаны үзеңә калдырмаска кирәк. Бары шул гына», – дидем. Планны 148 процентка үтәдем, – диде Тәнзилә Закирова. Тик киномеханикның хезмәт хакы аз, ялгызы гына булса да, тормыш итәргә кирәк. Фатир ала, аңа да түлисе бар. Тәнзилә апа кешеләргә бакча казый. «25 сутыйны бер тотынуда бетерә идем. Төне буе казыйм», – ди ул. «Сезнең фатирында булганыгыз бармы? Андагы чисталыкка исең китәрлек», – диде бервакыт бер ханым. Бу хакта әйткәч, Тәнзилә ханым елмаеп кына куйды. «Бер кунакка килерсез әле», – диде. Бер риясыз җан инде ул. Дөрес итеп кабул итәргә генә кирәк аны. Кешеләрнең күңелен күрергә тырыша. Радиога котлаулар бирә ул. «Ике меңнән артык котлавымны тапшырдылар инде. Кешене сөендерү үзе рәхәт бит», – ди. Өлкәннәр көненә безгә конфетлар алып төшкән. Ул – безгә. Үзенә кечкенә генә күчтәнәч бирсәң дә, сабый бала кебек сөенә. «Алланың рәхмәтләре яусын сезгә. Тигезлектә яшәгез. Бала хәсрәтләре күрмәгез», – дип теләкләрен җиткерә. «Минем теләкләр кабул була», – дип өсти соңыннан. Үзегезгә тыныч көннәр телибез, Тәнзилә апа. Картлык, дип әйтмибез, чөнки ул үзенең яшен күрсәтергә яратмый. Һәрчак шулай яшь күңелле булып калсын.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА |
Иң күп укылган
|