поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Июль
  • Люция Хәмитова - актриса
  • Альберт Борһанов - галим
  • Илдар Арсланов - музыкант
  • Чулпан Йосыпова - җырчы
  • Мирсәет Яруллин (1938-2009) - композитор
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
18.12.2023 Авыл

Каз өмәләре гөрли. Авылларда милли гореф-гадәтләр ничек саклана

Борынгыдан татар авыллары ямьле елгалар буенда урнашканнар. Чөнки халкыбыз каз үрчетүдән ямь тапкан. Ни дисәң дә, каз ите салып пешергән аш аеруча тәмле, бәлеше - хуш исле, ә каклаган ите - туй бизәге.

Каз маен аерым саклаганнар һәм аш-су әзерләгәндә кулланганнар, кышкы салкыннарда кемнең дә булса колак очы, кулы яисә бите туңганда сөртеп, дәва күргәннәр. Ә каз мамыгыннан ясалган түшәк-ястыклардан да йомшаграк мендәр бармы икән? Кибеттән сатып алган синтетик мендәрләр каз мамыгыннан ясалган түшәккә җитми инде ул!
 
Каз үрчеткән йортта үскән кәләшкә бирнә әзерләү дә берни түгел. Кү¬переп торган өр-яңа мен¬дәр-ястыкларга кыш буе кич утырып чиккән тышлыкларын кидереп куясың да иң усал кайнана йөрәге дә эреп китә, биллаһи! Җиткән кызы булган әниләр һәр елны берни¬чә казны каклап куярга тырышканнар. Никах-фәлән бу¬ла калса, пар каз иң кадерле туй күчтәнәче була инде ул. Аларны матур табакка салып, хәтта киендереп тә туй мәҗлесендә чыгарганнар. Бу күркәм йола бүгенге көндә дә сакланып килә. 
 
Шушы көннәрдә Шенталы районы, Денис авылында каз өмәләре башланды.  Ба¬дыйковлар гаиләсе уздырган өмә бөтен йоласына туры китерелгән иде. Ярдәмчел һәм ачык йөзле апалар бик теләп катнаштылар бу өмә¬дә. Күмәк эш бик күңелле башланды. Хатын-кызлар җыр¬лый-җырлый, авыл хәлләрен сөй¬ләшә-сөйләшә күңелле итеп каз йолкыдылар.
 
Туганнарың һәм күрше¬ләрең белән эшләү бигрәк тә рәхәт бит ул. Бер-береңә өмәгә йөрү авыл тормышын тагын да ямьлерәк һәм кү¬ңеллерәк итә. 
 
Уңган апалар киләчәктә дә авылыбызны шулай ямь¬ләндереп яшәсеннәр иде, ди¬гән теләктә калабыз.
 
Рәгыйдә Бадыйкова-Хәлимова
 
 

---
Бердәмлек
№ --- | 18.12.2023
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы