|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2023 Җәмгыять
Теләче халкы 19 метрлы Аҗдаһа ясаган (ФОТО)Теләче районында республикадагы иң зур әкият герое - Аҗдаһа ясаганнар. Аның биеклеге – 6 метрдан артык, озынлыгы – 19 метр, киңлеге исә 5 метр. Теләчелеләр 2024 ел символын бер атна дәвамында эшләгән. Район халкы, килгән кунаклар Аҗдаһа сыны янына фотога төшәргә, матурлыкка сокланырга килә. – Ике ел рәттән республика күләмендә иң зур сын ясап танылу алдык. Әлеге фигураларны зәңгәр экраннар аша да күрсәттеләр. Быел да сынатмаска дип уйладык. Актив район халкы тырышлыгы белән иң зур сын ясалды. Без әлеге персонажны табигый материалдан барлыкка китердек – ди Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, районның Яңа елга әзерлек комиссиясе рәисе Динар Гыйниятуллин.
Теләчедә бәйрәм рухы сизелә инде. Чыршы рәсми рәвештә ачылачак, техникалар Парады узачак, бизәлгән атлар, тракторлар, аэрочаналарга утырып, Кыш бабайның килүе көтелә. 2024 ел РФ Президенты Указы нигезендә – Гаилә елы, ә Рөстәм Миңнеханов Указы буенча Фәнни-технологик үсеш елы дип билгеләнде.
Бу вакыйгалар барысы да Ял паркындагы фигураларда чагыла. Алар утыздан артык. Төрле әкият геройлары да, балаларга шуу өчен тау да бар. Оешмалар үз территорияләрен бизәгән, район күләмендә аерым бәйге оештырыла. Теләсе район, авыллар бизәлеше буенча республика бәйгесендә 1–2 урыннарны алып килә. Быел да сынатмаска исәпләре.
--- |
Иң күп укылган
|