поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.12.2023 Дин

Тавыкның канат очы хәраммы?

Нәрсә ул хәләл һәм хәрам? Социаль челтәрдәге киңәш сыйфатында куелган бер язма астындагы комментарийлар белән танышып чыкканнан соң, әлеге темага карата халыкта шактый сораулар тууын аңладым.

Татарстан мөфтие урынбасары, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров белән без шул сорауларга ачыклык кертергә булдык.
 
–    Хәзрәт, мөселман дип язылган, әмма хәләл тамгасы булмаган казылыкны ашарга ярыймы?
 
–    Андый казылыкны ашарга кирәк түгел, мөселман дип язып кую гына әле аны хәләл итми. 
 
–    Составында коньяк, ликер булган кәнфит-тортларны да ашарга ярамыйдыр.
 
–    Юк, әлбәттә. 
 
–    Даруханәдә сатыла торган гематоген да хәрам, имеш.
 
–    Әйе, ул хәрам, чөнки аның составында үгез каны бар. Ә кан ул – хәрам.
 
–    Тавыкның канат очы хәрам санала, аны ашарга ярамый дип тә ишеткәнем бар.
 
–    Дөрес сүз түгел ул. Бисмилла әйтеп, тынычлап тәмләп ашый аласыз. 
 
–    Хәләл тамгасы белән сатылган йомыркаларны күреп, күпләрдә аның хәрамы да була аламыни дигән сорау туа.
 
–    Тавыкка нәрсә ашатуыңа карап. Әгәр аның ризыгында хәрам әйберләр булса, йомыркасы берничек тә хәләл була алмый. Кибет киштәләрендәге хәләл тамгасы булган йомыркалар безнең өчен ышанычлырак продукт, чөнки ул тикшерелгән. Асылда тавык йомыркасы хәләл санала. Ә инде тамгасы булмаганының без тавыкның нәрсә ашаганын белмибез. 
 
–    Хәләл ризык табып булмаганда, тавык итен ашарга ярый дип уйлаучылар да юк түгел.
 
–    Хәләл ризык табу проблема түгел хәзер, әгәр дә тавык бисмилла әйтеп чалынмаган икән, ул – хәрам. 
 
–    Хәләл кибеттә товарлар кыйммәтрәк, нишләп шулай дип сорый бер укучыбыз.
 
–    Мондый товарлар җитештерү кыйммәткәрәк чыга, чөнки аның өчен аерым линия булдыралар, терлек-кош чалучылар яллыйлар һәм башка тагын бик күп нечкәлекләре бар.  
 
–    Ялгыш хәләл булмаганны хәләл дип ашасаң, гөнаһы буламы?
 
–    Ялгышып булса, иншәАллаһ, гөнаһы булмас.
 
–    Хәрам ризык ашасаң, намазың кырык көн кабул булмый. Белми ашасаң да шулаймы? 
 
–    Аллаһы Тәгалә – Рәхмәт иясе. Әгәр дә Аның коллары ялгышып хәрам ризык ашый һәм аның өчен чын күңелдән борчыла икән, иншәАллаһ, гыйбадәтләребезне Ул кабул итәр. 
 
–    Мөселман кешесенә гөмбә ашарга ярыймы?
 
–    Ярый.
 
–    Ә диңгез кысласын?
 
–    Хәнәфи мәзһәбе буенча балыкларны ашарга ярый, ә диңгез кысласын, мидия, устрица, сигезаякларны һәм башкаларны ашарга рөхсәт ителми, чөнки алар балык дип саналмый.
 
–    Кармин дигән матдә кушылган ризыклардан да ерак булырга кирәк икән?
 
–    Ризыкларга кушылган буягыч матдәләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Аларга еш кына сез әйткән кармин өстәлә. Бөҗәкләрдән ясалганга, ул хәрам санала. Аллаһы Тәгалә исә безгә бөҗәкләрне ашауны тыйды. 
 
–    Желатин турында да аңлатып китсәгез иде.
 
–    Желатинны хайван сөякләреннән ясыйлар, бисмилла әйтеп суелмаган булса, ул – хәрам. 
 
–    Дуңгыз ите кергән казылыкны ул да Аллаһ биргән ризык бит дип ашаучыларга ни әйтер идегез?
 
–    Аллаһ һәр нәрсәне бирүче. Шул ук дуңгыз итен дә, башка хәрам әйберләрне дә. Әмма Ул аларны безне сынау өчен бирә. Раббыбыз Коръәндә хәрам булган ризыклардан һәм гамәлләрдән ерак булырга кушкан. Ул тыйганнардан тыела алабызмы-юкмы, менә бу Аллаһ каршында имтихан булып тора да инде.
 
–    Бөтенләй ач булган вакытта да ашарга ярамыймы ул хәрам ризыкларны?
 
–    Әгәр дә кеше ач булып, үлем дәрәҗәсенә җиткән икән, җанын саклап калыр өчен кабып куярга була. 
 
–    Дәвалану өчен спиртлы төнәтмәләр кулланырга ярыймы?
 
–    Иң элек аларны алыштыра алырдай төнәтмәләрне эзләп карарга кирәк. Табылмаса, куллану рөхсәт ителә, чөнки безнең ниятебез аны эчеп исерү түгел, ә дәваланып, файдасын күрү.  
 
–    Социаль челтәрдә ютәлдән котылу өчен киңәш сорап язучыга бер  кеше дуңгыз маен эретеп эчәргә кушкан. Икенчеләре ул бит хәрам дип кисәткәч, ите генә хәрам, мае – юк дип җавап язган.
 
–    Дуңгызның ите дә, мае да, сөяк-тиресе дә – хәрам. 
 
–    Сабын терлек маеннан эшләнгәч, аны кулланырга ярыймы?

–    Дуңгыздан кала башка терлек маеннан ясалганын ярый. 
 
 
 “Ий, кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз! Вә шайтан эзенә кермәгез, ул сезгә ачык дошман!”
(“Әл-Бәкара”, 168 нче аять)
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 16.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»