|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2023 Шоу-бизнес
"Җырларымны беләләр - үземне юк": Рамил Закиров эстрадага кайтаҖырчы Рамил Закиров яңадан эстрадага кайтырга булган. Шәхси тормышында да шактый яңалыклар җыелган. — Рамил, шактый вакыт югалып торуыңа нинди сәбәпләр булды?
— Югалуымның төп сәбәпләреннән берсе — акчам бетте. Җырларны әйләндерүгә күп чыгымландым, әмма аның җимеше дә булды. “Эх, дәрт бар иде” клибын бүген дә әйләндерәләр. Аның өчен хәзер түләгәнем юк. Ул җыр ничә ел мине тартып бара. Күп мәҗлесләргә әле дә шушы җыр өчен чакыралар. 2020 елда коронавирус та эшкә аяк чалды, банкетлар бетте. Шул чакта онлайн-бизнеска кереп киттем. Тик минем максат — җырчы буларак танылу. Алайса, җырларымны беләләр, ә кем башкарганын — юк. Җырлап күрсәткәч: “Ә-ә, синмени ул?” — диләр.
— Җырчы гаилә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар белән еш кына кунакка йөрешәсез. Дингә килүеңдә аның йогынтысы да булдымы?
— Салават белән аралашканда шакката идем: җайлап кына тәкъдим итә, мәчеткә чакыргалый башлады. Кунакка барабыз, гел күрәм, шундый рәхәт яшиләр, иҗатлары да бара. Гамәлләрен күреп сокландым.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|