|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2023 Җәмгыять
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Без дә урамда пацан булып үстек»Казандагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Роберт Гәрәев китабы буенча куелган, ноябрьдә онлайн платформаларда чыга башлауга, тиз арада популярлашкан фильм турында болай дип уртаклаша: — 1980-1990 елларда без барыбыз да урамда пацан булып үстек. Сүз биргәнсең икән, аны үтәргә кирәк, дигән нәрсә бар иде. Монтировкаларның шрамнары әле дә саклана миндә. Шөкер, күбрәк мәчеттә булганга, аракы, тәмәкедән ерак булдым. Әмма якыннарым арасында начар гадәтләрдән зыян күрүчеләр җитәрлек иде. Сыйныфыбызда ничә бала наркотик кулланып үлде. Тарихны гыйбрәт итеп, дөрес күрсәтергә кирәк. Үземдә дә 3 малай үсә. Алар сериалдан соң җирләр бүлешә, сугыша башласа, әлбәттә, борчуга каласың. Хәдистә: “Начарлык күрәсез икән, кул белән туктатыгыз, көчегез җитмәсә, телегез белән тыегыз, анысы да җитмәсә, йөрәк белән каршы булыгыз”, — диелә. Егетләребезне бүген Аллаһ пычрак гамәлләрдән сакласын.
--- |
Иң күп укылган
|