|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2023 Медицина
Табиблар өчләтә эпидемия көтелүе турында кисәтәләр
Россия медиклары быел вирусларның өч эпидемиясен көтә. Сезонлы вируслар. грипп һәм ковидны үз эченә алачак ул. Санкт-Петербург дәүләт педиатрия медицина университетының кафедра мөдире Елена Эсауленко “ТАСС” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Табиб билгеләп үткәнчә, чирнең өч юнәлеш буенча көчәюе тридемия дип атала.
Барлык өч авыруның да билгеләре – бер берсенә бик охшаш, шуңа күрә төгәл генә диагноз кую авыр, дигән белгеч. Аның әйтүенчә, чиргә хроник авырулар, бактериаль инфекцияләр өстәлү куркынычын да исәпкә алырга кирәк.
Әмма куркуга бирешергә сәбәп юк: Эсауленко ышандырып әйткәнчә, табиблар эпидемияләрне “каршыларга” тулысынча әзер.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|