поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
08.12.2023 Фаҗига

Брянск фаҗигасе: мәрхүмә кыз ут ачкан Алина белән дус булган

Кичә Брянск шәһәренең 5 санлы гимназиясендә Алина исемле кызның ут ачып, бер сыйныфташын үтереп, бишесен яралап, үзенә кул салуын язган идек. Мәрхүмә кызның исеме – Маша. Аның әнисе SHOT Telegram-каналына түбәндәгеләрне сөйләгән.

“Маша якын торган Алинага.  Дробовиктан Алина төбәп түгел, ә  ничек туры килә, шулай аткан. Ядрәләр Машаның кулбашына, үпкәсенә, артериясенә  тигән. Маша Алина белән дус иде, ул табиб булырга, кешеләрне дәваларга хыяллана иде”, – ди кайгылы ана.
 
Брянск гимназиясендәге атышта һәлак булган Машаның әнисе сүзләренчә,   Маша белән Алина арасында бер конфликт та булмаган. Алина ничек туры килә, шулай аткан. Ана кеше кызларның егет бүлешә алмаган дигән фикерне дә кире кага: аның кызы беркем белән дә очрашып йөрмәгән. Алина белән Маша дус булган, былтыр  бер-берсенең туган көннәренә барганнар.
 
Ольга сүзләренчә, атышка берничә атна кала укытучыларның берсе социаль челтәрләрдә суицидка чакыручы сәер чат күргән. Машаның әнисе ата-аналарны һәм педагогларны җыеп, бу хакта сөйләшергә тәкъдим иткән, әмма моңа вакыт тапмаганнар.
 
Машаның әнисе Ольга Алинаның мәктәпкә ни өчен мылтык алып килеп, сыйныфташларына ут ачуын аңламый. Алинаның әти-әниләре Машаның гаиләсе белән элемтәгә чыкмаган әле.
 
Маша дини гаиләдә әнисе, үги әтисе һәм абыйсы белән үскән, пешеренергә, тегәргә, бәйләргә, гитарада уйнарга яраткан, музыкаль мәктәптә укыган һәм табиб булырга хыялланган. Баоысы белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә булган. Машаның туган көне – декабрь ахырында. Туган көненә үсмер кыз Алинаны һәм аның игезәген чакырырга җыенган.
 
Кызлар бер ихатада яшәгән һәм озак еллар мәктәпкә бер юлдан  йөргән. Кызганыч, кичә алар  ул сукмактан соңгы тапкыр узган...
Чыганак:  SHOT Telegram-каналы.
 

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 08.12.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы