поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Ноябрь
  • Нияз Вәлиев - җырчы
  • Наилә Гәрәева (1940-2023) - актриса
  • Тимергали Зиннуров (1949-2017) - актер
  • Данил Ибраһимов (1949-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Резидә Хәсәнова - журналист
  • Рәшит Заһидуллин - режиссер
  • Гөлшат Гыймадиева - журналист
  • Гөлнара Абаева - продюсер
  • Исхак-Хан - җырчы
  • Айваз Садыйров - журналист
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
07.12.2023 Фаҗига

Кыз бала мәктәпкә мылтыкны ничек яшереп кергән? Шаһитлар фаҗига турында сөйли

7 декабрь иртәсендә 8нче сыйныф укучысы Брянскның 5нче гимназиясендә ут ача. «Комсомольская правда» мәгълүматлары буенча, кыз мылтыкны тубус эченә салып алып кергән һәм шуннан ут ачкан.

Беренче ату тавышлары җирле вакыт буенча 09:30 тирәсендә яңгырый. Беренчел мәгълүматлар буенча, биш кеше яраланган. Тагын берсе җан биргән. Мәктәп укучысы соңрак үзен үтергән. Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн сүзләренчә, әлеге мылтык кызның әтисенеке булган.
 
— Башта, ату тавышлары ишетелгәннән соң малайлар шаярта башлады. Әмма бу озакка сузылмады, барысы да парта астына яшеренде, ишекне бикләделәр, - дип сөйләгән мәктәп укучыларының берсе «Комсомольская правда» басмасына.
 
Тикшерү комитеты «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
 
***
 
— Тикшерүнең беренчел мәгълүматлары буенча, 14 яшьлек кыз мәктәпкә помпалы мылтык алып килгән, аннан сыйныфташларына төбәп ата башлаган. Бу фаҗигадә ике кеше һәлак булган (аларның берсе җинаятьтә гаепләнүче кыз), биш кеше зыян күргән, хәзерге вакытта алар медицина учреждениесенә китерелде, —дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетында. Хәзер тикшерү бара.
 
"Аны җәберләделәр. Буллинг аркасында, бәлки, акылдан язгандыр. <...> Ул үз эченә бикләнгән кыз иде (мылтыктан атучы), һәм ул иң беренче малайларга төбәп ата башлады, чөнки алар аны мыскыл иттеләр", — дип сөйләгән РБК басмасына укучыларның берсе.
 
Ул хәбәр иткәнчә, башта сыйныфташларына ут ачкан кыз класс эчендә корал белән йөри башлаган. Укучыларның бер өлеше парта астына кереп яшеренгән, ә шул кызның дуслары кабинеттан чыгып китә алган, дип билгеләп үтә ул.
 
Гимназиянең башка сыйныф укучысы, укытучы ишекләрне ябып, чыкмаска кушуын хәбәр итә. Шуннан соң алар дүрт-биш тапкыр ату тавышын ишетәләр, ә аннары балаларны мәктәптән чыгара башлыйлар.
 
РБКга мәктәпнең тагын бер укучысы сөйләгәнчә, башта алар шартлау тавышы ишеткәннәр, әмма моңа әһәмият бирмәгәннәр, чөнки коридорда ремонт эшләре алып барыла дип уйлаганнар. Аннары икенче тапкыр тагын да көчлерәк тавыш чыккан. Укытучы тынып калган, ләкин соңыннан дәресне дәвам иткән. Шуннан соң сигезенче сыйныфта укучы бер малай кабинетка йөгереп кергән һәм мәктәптә атыш булганын хәбәр иткән, дип сөйләгән ул.
 
Гимназия укучылары шулай ук РБКга атучы кызның аяк киемендә пычак яшеренгәнлеге турында хәбәр иткәннәр. Бер укучының сүзләре буенча, мәктәп укучысының игезәк сеңлесе бар. 
 
"Минем балам бу мәктәптә укый, ләкин икенче сменада. Зыян күргән ике баланы гимназиядән күтәреп алып чыгып, ашыгыч ярдәм машинасына алып киткәннәрен күрдем. Тагын икенчесен башка Ашыгыч ярдәм машинасына кертеп тапшырдылар. Хәзер эвакуация тәмамланды. Мәктәптә укулар туктатылды", - дип сөйләгән РБКга 5 нче гимназия укучыларының берсенең әнисе.
 
Губернатор Александр Богомаз һәлак булган укучының һәм яраланган укучыларның әти-әниләренә ярдәм күрсәтеләчәк дип белдергән.
Фото: фрипик.ком
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 07.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы