поиск новостей
  • 27.02 Беренче мәхәббәт, тылсымлы комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 27.02 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
  • 29.02 Полиционер, җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Февраль
  • Ганс Сәйфуллин (1941-2017) - композитор
  • Гөлзада Бәйрәмова - язучы
  • Гөлнар Гарифуллина - журналист
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
  • Сдам комнату в общежитии в Казани по улице Хлебозаводская д 6 , порядочной, чистоплотной девушке. 89033060513
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдам комнату порядочной, чистоплотной девушке по улице Хлебозаводская д6.общежитие.89033060513
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • 2 булмэле фатирны тэртипле гаилэгэ арендага бирэм. Мебель бар. ЖК Салават купере. 89509488227 собственник.
  • Ялгыз егет. Казанда булмэ снимать итэм. Ватсапка языгыз. 89375249498
  • Казанда бүлмә яки студия снимать итәм без риелторов.89274823084
  • Продаю листы нержавейки 530х630,толщина 3,5мм,запчасти на УАЗ. тел.89178553159
Архив
 
07.12.2023 Җәмгыять

Банк кассасыннан 25 миллион урлаган Луиза Хәйруллина иреккә чыккан

Башкортстанда Салават шәһәрендәге бер банкның элеккеге өлкән кассиры Луиза Хәйруллина банк кассасыннан 25 миллион сум урлаган иде. Әлеге җинаяте өчен 4,5 ел төрмәдә утырган, әле күптән түгел иреккә чыккан.

Луизаның туганнары Уфа1 басмасына биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, хатын-кыз берничә ай элек колониядән азат ителгән булган. Аның балалары еллар буе әниләрен көткән һәм аның кайтуына бик шатланганнар. Луиза аларны балалар йортыннан алып кайткан һәм йортларына кайтып урнашканнар.
 
Туганнары әйтүенчә, Луиза яңа эшкә урнашкан, әмма әлегә алар кайбер детальләрне ачмаска булганнар. Ире белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, Луиза аның белән аралашмый. 
 
"Марат белән алар аралашмый, чөнки нормаль ирләр алай эшләми", - дип аңлатма биргән басма чыганагы.
 
Исегезгә төшерәбез, берничә ел элек банк кассасыннан зур суммадагы акча урлана. Ул көнне Луиза эштән гадәттәгедән иртәрәк китә, әйберләрен җыя, балаларын мәктәптән алып китә һәм ире белән шәһәрдән кача. Ир белән хатын ике айга якын яшеренеп, төрле шәһәрләрдә яшиләр. Аларны Казанда табалар һәм Луизаны кулга алалар, ә Марат судка кадәр иректә кала. Луиза 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә, ә Марат 6 елга колониягә хөкем ителә.
 
Тикшерү мәгълүматлары буенча, Марат уеннарга бәйлелектән интегә, еш кына комарлы уеннарда зур суммалар оттыра һәм бурычларны каплау өчен хатынын кассадан акча урларга күндерә. Гомумән алганда, банктан 25 миллион сум акча урланган. Ревизия узгач, Луиза ире һәм балалары белән ашыгыч рәвештә шәһәрдән кача, ләкин тиздән аларның кайда булуы ачыклана. Ир белән хатын кулга алына, балаларын балалар йортына урнаштыралар. 
 
Фото: социаль челтәрләр
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 07.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»