поиск новостей
  • 27.02 Беренче мәхәббәт, тылсымлы комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 27.02 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
  • 29.02 Полиционер, җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Февраль
  • Ганс Сәйфуллин (1941-2017) - композитор
  • Гөлзада Бәйрәмова - язучы
  • Гөлнар Гарифуллина - журналист
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
  • Сдам комнату в общежитии в Казани по улице Хлебозаводская д 6 , порядочной, чистоплотной девушке. 89033060513
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдам комнату порядочной, чистоплотной девушке по улице Хлебозаводская д6.общежитие.89033060513
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • 2 булмэле фатирны тэртипле гаилэгэ арендага бирэм. Мебель бар. ЖК Салават купере. 89509488227 собственник.
  • Ялгыз егет. Казанда булмэ снимать итэм. Ватсапка языгыз. 89375249498
  • Казанда бүлмә яки студия снимать итәм без риелторов.89274823084
  • Продаю листы нержавейки 530х630,толщина 3,5мм,запчасти на УАЗ. тел.89178553159
Архив
 
07.12.2023 Әдәбият

Ләбиб Лерон: «Кайбер шагыйрьләр, шагыйрәләр бар, аларга бераз гына сүз әйтсәң, үпкәлиләр...»

Ләбиб Лерон исеме иҗат дөньясында кайнаганнарга да, бу өлкәдән ерак торганнарга да таныш. Шагыйрь, журналист, балалар язучысы, драматург, сатирик, тәрҗемәче – үзен төрле өлкәләрдә сынаган һәм хәзер дә яңалыкка омтылган актив иҗатчыларның берсе ул. Әдәбиятка килергә теләгән яшьләргә дә менә дигән остаз! Аның төпле киңәшләре иҗат күгендә яңа йолдызлар кабызырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Ләбиб абый, әйтегез әле, язучы кайчан туа?
 
-    Язучының тууы аның дөньяга килүеннән башланадыр, миңа калса. Язучылык ул күпмедер дәрәҗәдә таланттан килә. Талант исә бәләкәй чактан сизелә башлый. Аллаһы Тәгалә сәләтне кемгәдер шунда ук бирә. Әйтик, Тукайлар, Мөдәррис Әгъләмнәр кебек шагыйрьләр шундыйлардан. Әмма бу сәләт аларга ниндидер түләү бәрабәренә – ятимлек, үксезлек, авырулар бәрабәренә бирелә. Безнең күпчелек язучыларның язмышы шундый фаҗигале була. Икенче берәүләр исә, эш, тырышлык белән, ялкауланмыйча эшләү нәтиҗәсендә олуг әдип дәрәҗәсенә ирешә. 
 
Үзегездә язучылык сәләте ничек ачылды?
 
-    Миндә ул күпмедер дәрәҗәдә тырышлык нәтиҗәсе дип уйлыйм. Чөнки сәләтем ачылмыйча калып, башка юнәлешкә кереп китүем дә бик мөмкин иде. Безнең чор язучыларының хыялы ул чакта очучы яки космонавт булу иде. Мин дә шушы юлдан китәргә исәпләп йөрдем. Әмма ничектер кисәк шушы әдәбият юлына, журналистикага борылып киттем.  Мохитем йогынты ясагандыр. Университетка укырга кергәч, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Марсель Галиев, Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллиннар,Туфан абыйлар белән гел аралашып торгач, язучы, шагыйрь дигән һөнәрдән башка яшәп булмасын аңладым. Төннәрен иҗат итеп, тырышып, Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән язучылыкка ирештем.
 
Әнә шуларны әкрен-әкрен генә тыңлап, мин язучы булам һәм барлык жанрга кагылышлы аерым-аерым китап чыгарам дип үземә сүз бирдем. Мин инде аны күпмедер дәрәҗәдә үтәдем – беренче китабым – балалар өчен шигырьләр китабы иде, аннары зурлар өчен пародияләр һәм эпиграммалар, балалар өчен әкиятләр, шаян хикәяләр, шуннан соң зурлар өчен шигырьләр, олылар өчен пьесалар. Шулай барды да барды. Үз сүземдә торам кебек инде.
 
Шулай да шигырь язуыгыз балачактан ук килә дип беләм... 
 
-    Әйе, шигырьләрне инде башлангыч сыйныфта яза башладым. Башта рәсемнәр ясау белән мавыктым һәм үзем дә сизмәстән, шигырьләр язу теләге туды. Бу бәлки китап укудан, китапларга омтылыштан килгәндер. Инде башлангыч сыйныфта китапханәләрдә утырып зур-зур романнар укый идем. Аларның кайберсе аңламыйча да укылгандыр инде. Әмма шул рәвешле язу теләге уянды. Алай да, 8 сыйныфка кадәр космонавт, очучы булам дип йөрдем, Гагарин шикелле Саратовка барып укырмын һәм космонавт булырмын дип хыялландым. Әмма үзем язудан туктамыйм – район газетасына мәкаләләр язам, “Ялкын”, “Яшь ленинчы”, “Чаян”га материаллар, рәсемнәр ясап җибәрәм. Күрәсең, әкрен-әкрен генә күңелдәге иҗатчы җиңгәндер.
 
Беренче чорда язганнарым шигырь дә булмаган инде аларның – өйрәнчек әйберләр генә. Хәзерге шигырь язучылар безнең чордагы шигырь язучылардан күпкә югары. Алар инде өлгереп киләләр. Ә бездә ул кадәр өлгерү юк иде. Чөнки үрнәк алырдай шигърият тә булмаган ул вакытта, китаплар да бик юк иде. Ә хәзер чәчрәп шигырь укыган яшьләрдән үрнәк алырга була, һичьюгы ияреп язып була. 
 
Язучы булыр өчен ниндидер аерым шартлар булуы кирәкме?
 
-    Мин язучылыкка китап аша килдем. Минем янымда башлангыч чорда киңәш бирерлек кеше булмады да. Илдар абый Юзеев, Ләиз Зөлкарнәйгә юл күрсәтергә киңәш бирергә өлкән абыйлары булган. Алар Әнгам Атнабаевлар белән хатлар языша. Ркаил Зәйдулла да максатлы рәвештә зур язучылар белән хатлар алышкан, мәктәптә укыганда ук Хәсән Туфаннар белән элемтәгә кергән. Минем олуг язучылар белән хат алышкан булмады. Шуңа күрә минем такмак рәвешендәге өч тиенлек әйберләр дә язылды. Хәзерге яшьләргә иҗат итү шартларын учыбыз белән китереп бирәбез. Нинди генә әдәби бәйгеләр юк – катнаш, үзеңне күрсәт, аралаш. Мохит, аралашу мөмкинлеге булганга күрә, аларның күбесенең шигырьләре дә җитлеккән, өлгергән шигырьләр.
 
Үзегезнең рухи остазларыгыз дип кемне атар идегез?
 
-    Безнең шигьрияттә дә, әдәбиятта да зур остазыбыз, әлбәттә, Тукай. Чөнки әдәбиятны Тукайсыз күз алдына китереп булмый. Без укыган вакытта Кол Галиләр әле килеп кермәгән иде - “Кыйссаи Йосыф”лар соңрак басылды. Шуңа күрә, беренче чиратта, Тукай, аннары безнең тере, аралашкан шагыйрьләребез – Зөлфәт абыйлар, Мөдәррис абый Әгъләмнәр. Кадыйр Сибгатуллинның җырлап тора торган шигырьләре шулай ук үрнәк булды. Руслардан Андрей Вознесенский. Ул вакытта чагыштырмача яшь шагыйрьләр Харрас Әюпов, классик шагыйрь, ул вакытта әле исән Сибгат Хәким, язучы Рабит Батулла – аларны саный китсәң, бик күп инде.
 
Ә бүген иҗат юлыннан атларга теләүчеләр китапханәсендә нинди авторлар булырга тиеш?
 
-    Белемле булмыйча, алга китеп булмый. Үзеңнең белемеңне даими арттырырга кирәк. Филология бүлегендә укучыларга Мөхәммәт абый Мәһдиев керә иде, мин дә аның дәресләрендә булгаладым. Ул рус язучыларыннан Васил Быков, Распутин, Шукшиннарны, Бондаревларны югары куеп сөйли иде. Безнекеләрдән Хисам Камаловны, Әмирхан Еникиларны аерып әйтә иде. Ә әкиятче, балалар язучысы буласың килә икән, А.Алиш әкиятләрен, Рабит Батулланы укырга кирәк. Чит ил язучыларыннан Джанни Родари. Балалар  шигырьләренә килгәндә, Бари Рәхмәт, Шәүкәт абый Галиев, балалар прозасы язарга омтылучыларга Гадел Кутуй үрнәк булып тора. Безнең чор әдипләренә килгәндә, әлбәттә, Әмирхан Еники, Мәгъсүм Хуҗин, Фатих Хөсни, Гомәр Бәширов, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Фаил Шәфигуллин. 
 
Укымыйча гына язучы булып булмый. Татар әдәбиятын гына укып калмыйча, рус, чит ил әдәбиятыннан да хәбәрдар булып торырга кирәк. Кайберәүләр мин барысына да укымыйча гына ирешәм, дип уйлый. Минемчә, алай килеп чыкмый ул, бөтен әдәбияттан хәбәрдар кеше генә зур әдип дәрәҗәсенә күтәрелә ала. 
 
Рус, чит ил әдәбияты белән артык мавыгуның да зыянлы яклары бар бит. Аларны бераз үзгәрткән булып, татарчалаштырып, үзенеке итеп күрсәтүчеләр барлыкка килде...
 
-    Әле алай гына түгел, үзебезнең татар әсәрләрен шулай әйләндерүчеләр бар. Татар шагыйрьләренекен алалар да, үзләренеке итеп борып куялар. Жюриларда утыргач, без аны тиз тотып алабыз. Рус шагыйре аһәңе сизеләме анда, чит ил әдибенекеме, үзебезнекен инде әйтеп тә тормыйбыз – кем ничек, нинди өслүптә язганын, ритмнары, тематикасы буенча тиз чамалыйбыз. Плагиат алымын кулланып эшләүчеләр безнең заманда да булды, хәзер дә бар. Кайбер язучылар аны бик оста файдалана, каләмдәшләренең архивларын эләктереп алып эшләүчеләр дә очрый. Ул күренә. Интернеттан, тегеннән моннан рус, чит ил әдипләренекен татарчага әйләндерүчеләр шулай ук күп– без мондыйны әсәргә “түбәтәй кидерү” дип атыйбыз. Шундый адымга басарга язмасын. Андый иҗатның гомере озын булмый дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә барысын күреп тора, хәл итә ул, нәрсә беләндер түләтә моның өчен. Шуңа күрә сак булырга кирәк.
 
Бүген иҗатта хатын-кызлар активлашуын күрәбез. Моңа карашыгыз нинди?
 
-    Безнең чорда татантлы егетләр күбрәк иде кебек тоела. Вәзгыять тә, тормыштагы хәл-халәт тә моңа йогынты ясый. Егетләргә гаилә корырга, гаиләне тотарга кирәк. Әдәби әсәрләр язып кына тамак туйдырып булмый. Шуңа күрә безнең каләмчеләребез үз мәсләкләрен таба алмыйча, китеп баралар.  Хәзергеләрне алсак, Булат Ибраһимов, Рузәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин – алар бик актив, әмма кызлар күбрәк. Әдәби бәйгеләрдә дә алар күбрәк күренә. Егетләр дә юк түгел – Арча, Балтач, Кукмара якларында берничә өметле егет күренде. Әмма алар нишләптер сүлпәнрәк. Йөз ел элек тә шулай булган, хатын-кыз шагыйрәләр революция чорында калыкканнар. Бу тагын 10-15 ел шулай булыр әле дип уйлыйм. Аннары инде егетләр калкып чыгар дигән өмет бар. 
 
Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һ.б. бүген дә яшь шагыйрь дип йөртәләр. Гәрчә, алар инде бик үк яшь тә түгел бит...
 
-    Яшь шагыйрьләр дигәне бик кызык төшенчә ул. Зөлфәтләр, Мөдәррис Әгъләмнәр 40  яшькә кадәр яшь дип аталып килде. Аннары безне дә шулай 40ка кадәр яшь дип йөрттеләр. Безнең дә өлкәнәясебез килә дип әйтә идек. Ул артыңда күренеп торганнар булмаганнан киләдер. Булат Ибраһим, Рузәл Мөхәммәтшин, Ленар Шәех, Рифат Сәлахлар артында да әллә ни күзгә бәрелеп торганнары юк.  
 
Кайбер яшьләрнең шигырьләрен укыйсың да, аның нәрсә турында язылуын һич аңламыйсың. Мондыйларга сез нинди карашта?
 
-    Яшьләрнең эзләнүләренә мин бик уңай карыйм. Аңлашылмый торган, буталчык шигырьләр дә кирәк. Шаккаттеризм максаты белән язу чорын да алар үтәргә тиеш дип саныйм. Яшь чакта барыбыз да мөгез чыгарырга ярата. Мин дә андый шигырьләрне яза идем. Андый шигырьләр дә кирәк дип саныйм. Чөнки ул кешегә үсәр өчен кирәк. Бүген мөгез чыгарган шагыйрьләр киләчәктә менә дигән прозаик булып китәрләр. Алар эзләнү юлында. 
 
Шул ук вакытта яшьләрне гел мактап кына торырга да ярамыйдыр, тәнкыйте дә кирәктер бит? 
 
-    Кайбер шагыйрьләр, шагыйрәләр бар, аларга бераз гына сүз әйтсәң, үпкәлиләр. Шулай да үпкәләүнең дә файда китергән чаклары бар. Магнитогорск якларында яшәгән Гамил Афзал Казанга бик күп шигырьләр язып килә. Казанга килгәч, Сибгат Хәкимнәр, Мәхмүт Хөсәеннәр алдында имтихан тота. Алып килгән 200ләп шигырьнең берсен дә кабул итмиләр. Гамил Афзал – бүгенге көндә үз заманы, үз чоры өчен Тукай дәрәҗәсендәге шагыйрь санала. 200 шигырен юкка чыгарып, кайтарып җибәрәләр. Бу бөтен язучыга үпкәләп, бүтән язмыйм дип кайтып китә. Чынлап та, кимендә 5 ел язмый. Аннары тагын яза башлый һәм аның шигырьләре икенче югарылыкта була. Кайчагында менә шулай каты итеп әйтү дә кирәк. Мин дә киңәш сорап килгән шагыйрь, шагыйрәләрдән “Син чыннан да әдәбиятка килергә телисеңме”, дип сорыйм.  Әгәр теләсәң, мин сиңа шундый-шундый сүзләр әйтәм дип,  киңәшләр бирәм.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Идел
№ --- | 06.12.2023
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»