поиск новостей
  • 11.10 "50 генә әле..." татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдиновка - 50 яшь, Тинчурин театры
  • 12.10 Тинчурин театры, "Эх, алмагачлары", 17:00
  • 13.10 Тинчурин театры, "Кияу урлау" 17:00
  • 15.10 Тинчурин театры, "Өч аршин җир" 18:30
  • 16.10 Тинчурин театры, "Флешка, рэп һәм мәхәббәт", 18:30
  • 18.10 Тинчурин театры, Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиевага - 60 яшь! "Йөрәк балкый, йөрәк кабына" 18:30
  • 19.10 Тинчурин театры, "Сүнгән йолдызлар", 17:00
  • 20.10 Тинчурин театры, "Хан кызы Турандык", 17:00
  • 22.10 Тинчурин театры, "Җилкәнсезләр" 18:30
  • 23.10 Тинчурин треатры, "Идегәй" 18:30
  • 24.10 Тинчурин театры, "Ашина", 18:30
  • 25.10 Тинчурин театры, "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе" 18:30
  • 26.10 Тинчурин театры "Яратам! Бетте-китте!" 17:00
  • 27.10 Тинчурин театры, "Кияуләр" 17:00
  • 29.10 Тинчурин театры, "Мәдинә" 18:30
  • 30.10 Тинчурин театры, "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" 18:30
  • 31.10 Тинчурин театры, "Күрәсем килгән иде..." 18:30
  • 01.11-27.11 Ришат Төхвәтуллин. Мин бәхетле
  • 16.11 Дискач 90-х Fest. 19:00. Korston Club Hotel (Корстон)
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
Бүген кемнәр туган
  • 11 Октябрь
  • Габделфәт Сафин - җырчы
  • Венера Шакирова - актриса
  • Рузилә Хәертдинова - җырчы
  • Фирдәвес Әһлия - язучы
  • Дамир Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Гафаров - дәүләт эшлеклесе
  • Снимать итэргэ Ркб тирэсеннэн бер булмэле квартира эзлим.риэлторлар борчымасын.т:89196978895
  • Снимать итәргә 1 бүлмәле квартира яки студия эзлим. Вахитов, Совет районыннан яки Дербышкадан. Риэлторлар борчымасын !!! 89047171338 Резеда
  • Казан шәһәренә килүчеләр өчен, бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир, вакытлыча яшәү өчен бирелә. Тәүлекле түләү шартында яки берничә атнага бирү мөмкинлеге дә бар. Читтән торып укучылар өчен дә уңайлы. Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамы, 31 Шалтыратыгыз. +79196257607
  • Өр яңа кәрәзле телефон сатыла. Хуавей нова 11. Бәясе: 21000 сум. Казан шәһәрендә. Гарантия, зарядка һәм чегы бар. Шалтыратыгыз: +79196257607
  • Якшы хәлдә шкаф купе сатыла.Тел 89673645355.
  • Кулай бәядән генә самсунг маркалы планшет сатыла. Тел 89673645355
  • Тандем янында урнашкан 2 булмэле фатирга, узебез белэн торырга, 1 тэртипле татар кызы эзлибез. 89534004384 Ильсия.
  • Продаётся мясо бычка 1кг 500 рублей,Мензелинский район,с.Деуково Тел.89270437436
  • Казанда ркб тирэсеннэн снимать итэргэ бер булмэле квартира эзлим.риэлторлар борчымасын !!!тел:89196978895
  • Хэерле коннэр! Срочно гостинка или квартира студия снимать итэм. Вахитовский, Советский районнан метро тирэсеннэн. Тел. 89870673548 Тэртипле кыз эшли, 25 яшь.
Архив
 
06.12.2023 Җәмгыять

Туйларын Мәскәүдәге күргәзмә-форумда уздырган Зыятдиновлар: «Балтачта да туй итәчәкбез»

«Туебызда моның кадәр кунак булыр дип уйламаган идек!» Туйларын Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында уздырган Зыятдиновлар әлеге минутларда шатлык һәм дулкынлану хисләре кичерә. Балтачта туып-үскән Самат белән Сөмбелнең әлеге куанычын йөзләгән кеше уртаклашты.

Исегезгә төшерик, Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне уза. Зыятдиновларның милли туйлары — әлеге зур чараның бер өлеше.
 
— Без бик шат! Туебыз башкаларга да ошагандыр дип өметләнәм, — диде «ВТ» журналистына Сөмбел Зыятдинова.
 
Яңа гына туган гаиләнең башлыгы Самат сөйләвенчә, мондый мөмкинлек турында ишеткәч, алар гариза биреп карарга булган. Һәм аларны сайлап алганнар!
 
— Әмма бу уен түгел, чын туй! Менә документыбыз, — дип ачыкларга ашыкты ул. — Безгә ярдәм иткән әти-әниләребезгә, оештыручыларга мең рәхмәт!
 
Самат — биш балалы гаиләдәге иң өлкән бала. Сөмбелнең исә тагын ике бертуганы бар. Мәскәүгә дә алар зур гаиләләре белән бергә килгән.
 
— Монда 14 кеше килдек. Гаиләләребез зур, шөкер. Туганнарыбыз күп, алар белән бергә 23 декабрьдә туган ягыбыз — Балтачта да туй мәҗлесе уздырырга ниятлибез, — дип сөйләде безгә Сөмбел.
 
Әйткәнебезчә, яшьләр туйларын татар халкының милли йолаларына туры китереп уздырды.
 
— Татарстанда йолаларыбыз әле дә яши, яшь парлар аларны үтәргә тырыша. Без дә аларны бик яхшы беләбез, берсе дә яңалык булмады. Монда да чын дөреслекне күрсәттек, — ди Самат.
 
Сөмбел белән Самат — сыйныфташлар. Хәзерге вакытта Самат Казан авиация институтында белем ала. Булачак инженер-конструктор. Сөмбел Казан милли тикшеренү технология университетында магистратурада укый, кафедрада эшли. Киләчәктә шушында калып, студентларны укытырга ниятли.
 
— Кыскасы, Татарстаныбызда калачакбыз. Республикада яшьләргә бер дигән мөмкинлекләр бар, — диде Сөмбел.
 
Үзләрен котлаган һәркемгә рәхмәт әйтте яшьләр. «Туебызга моның кадәр кеше килер дип уйламаган идек! Аны шушы рәвешле уздырырбыз дип тә хыялланмадык. Һәркемгә рәхмәт!» — диде алар.
 
Яшьләргә матур тормыш телик! Сүз уңаеннан, аларга үз теләкләрен һәм бүләген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та җиткерде.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.12.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе