|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2023 Җәмгыять
10 миллион сум акча отканБашкортстанда яшәүче ир лотереяга 10 миллион сум акча откан, дип хәбәр итәләр Милли лотереянең матбугат хезмәтендә. Декабрь башыннан алып инде өченче тапкыр суперприз уйнаталар. Җиңүчеләр откан гомум сумма 30 миллион сум тәшкил иткән. 2 декабрьдә 10 миллион сум күләмендәге суперпризны оту бәхете Санкт-Петербургта яшәүчегә тәтегән. 3 декабрьдә – Амур өлкәсендә яшәүчегә һәм 5 декабрьдә – Башкортстан кешесенә.
Моңа кадәр ноябрь башында республикада яшәүче пенсионер хатын очраклы рәвештә генә лотерея билеты алып, 10 миллион сум акча откан иде. Пенсионер ханымның төрле һөнәрләрдә – тегүчедән алып сак оешмасы хезмәткәренә – кадәр 50 еллык хезмәт стажы бар. Ул беркайчан да лотерея уйнамаган һәм, әлбәттә, шундый уңышка ия була алырын ул күз алдына да китермәгән. Җиңүче ханым сүзләренчә, аның бернинди аерым тактикасы да булмаган, нибары бәхет кенә елмайган.
Гомумән алганда Башкортстанда яшәүчеләр ел дәвамында 74 миллион сум акча отканнар.
Бәхет акчада түгел дисәләр дә, мондый зур акчалар откан кеше үзенең шактый финанс проблемаларын хәл итә алыр иде, шулай бит, дуслар? Язма геройлары өчен шатланып, үзебез өчен эх-х-х, дип көрсенергә генә кала инде...
Чыганак: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|