поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.12.2023 Язмыш

«Балам мин күргәннәрне күрмәсен иде»

Зәй районының Төги авылында туып-үскән Венера Ушенкинаны 3 яшендә машина бәрдерә. Балачагы хастаханәдә уза аның. «18 яше тулганчы ярдәм итеп торырмын», – дип вәгъдәләр эчкән машина йөртүче дә юкка чыга.

– Аякларымның берсе кыскарак иде, бик авырлык белән култык таяклары тотып йөрдем. Зәй политехник көллиятендә белем алганнан соң, сәламәтлегемне кайгыртырга булдым, – дип сөйли Венера. – Барлыгы 18 катлаулы операция кичерергә туры килде. Инде төзәлеп бетә дигәндә, аякларым ялкынсынды, бер аягым бөгелми башлады. Яңадан мускул өстәделәр. Мин кабат операциягә барасы идем. Тик Аллаһы Тәгалә миңа зур бүләк әзерләгән булып чыкты.
 
Биш ел култык таяклары белән йөргән кыз бу вакытта кияүгә чыккан була инде. Бәби көткәнен белгәч, бөтен тормышы үзгәргәндәй була. Авырту-сызлаулар онытылып, әйтерсең, күктән бәхет яңгыры ява. Әмма тагын сынау язган икән. Венераның балага узуын белгәч, ире ташлап китә. Венера йөклелекнең сигезенче аена кадәр эшләп йөри.  Инвалидлык буенча түләнә торган 14 мең сум пенсиягә генә җан асрап буламы соң?! Җитмәсә, яраткан кешесенең ташлап китүе, түләүле анализлар өчен акча табу… Өзгәләнгән чаклары күп була аның. Әмма әни булу теләге көч өсти аңа.
 
– Тугыз ай буе култык таягы белән йөрдем. Җиңел булмады. Табиблар да баланы күтәреп бетерә аласыма ышанмады. Шөкер, улымны вакытында таптым. 3 килолы булып туды ул, – ди Венера.– Балам тугач, тормышым үзгәрде. Ничек тә яшәргә, бирешмәскә кирәк, дидем. Юлымда бик яхшы ир-ат очрады. Ул мине балам белән кияүгә алды. Төп таянычым, кая барсам да, ярдәм итүчем – ул.
 
Бар да яхшы, дип торганда, табиблар баланың аяклары кәкре булып туганын әйтә. Аңа операция ясыйлар. Тик ул уңышлы чыкмый. Тагын операция кирәк. Бу юлы түләүле, 120 мең сум акча сорыйлар икән.
 
– Үземнең аякларым сау-сәламәт булса, баламны табибларга йөртеп, инвалидлык та алыр идем. Андый очракта бу операцияне бушлай да ясыйлар икән. Әмма минем моңа хәлем юк. Вакытны да сузасы килми. Балам мин күргәннәрне күрмәсен иде, – ди Венера. – Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйм.
 
Венера Хәмит кызы Ушенкина исемендәге  2202 2067 1641 7071 Саклык банкы (Сбер) картасы 89828052559 номерына беркетелгән.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.12.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»