|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2023 Хәвеф-хәтәр
Тырнак лагын бетерә торган сыекча эчкәнМәскәүдә пенсионер тырнак лагын бетерә торган сыекча эчеп үлгән. Ул аны дару белән бутаган. SHOT Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, башкаланың Выхино-Жулебино районында яшәүче 65 яшьлек ир көн саен төрле дарулар эчкән, чөнки күптән түгел генә ул ике инсульт кичергән. Шулай ук аңарда хроник аритмия булган. Мәрхүмнең хатыны сүзләренчә, ир дарулар шешәсен тырнак лагын бетерә торган сыекча белән бутаган һәм бу сыекчаны күпмедр йоткан.
Ир шунда ук үзен начар хис иткән, аны ашыгыч рәвештә реанимациягә салганнар. Медиклар бер атна чамасы аның гомере өчен көрәшкән, тик коткара алмаганнар: пенсионер тырнак лагын бетерә торган сыекча матдәләренең токсик тәэсиреннән үлгән.
Бик кызганыч. Сыекчаны дарулар янында калдырган гаилә әгъасы үзен гаеплидер инде...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|