|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2023 Җәмгыять
Ильяс Гыймадов: “Башкаларга ярдәм күрсәтү өчен уңышлы булу – безнең төп максатыбыз”“Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында эшмәкәрләр өчен Бөтенроссия хәйрия форумы узды. Форум эшмәкәр-хәйриячеләрнең иҗтимагый әһәмиятле инициативалары һәм Татарстан бизнесын үстерү мәсьәләләре буенча әңгәмә кору максатында үтте. Әлеге чара Чечнядан, Дагыстаннан, Ульяновск һәм Владимир өлкәләреннән, Башкортостан Республикасыннан килгән эшмәкәрләрне бер мәйданчыкта җыйды. “Бизнес өлкәсендәге кебек үк, хәйрия эшендә дә барысы да үзгәрә: алымнар, юнәлешләр. Без хакимият, бизнес һәм хәйрия фондлары вәкилләре белән үзара диалогка чыгачакбыз. Без барыбыз да бер-беребезне ишетә белергә, бердәм булырга тиешбез. Шулай итеп, без югары казанышларга ирешә алырбыз. Форумда катнашкан һәрбер кешегә зур рәхмәтемне белдерәм. Башкаларга ярдәм күрсәтү өчен уңышлы булу – безнең төп максатыбыз”, дип белдерде “Матбугат.ру”га “Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов.
--- |
Иң күп укылган
|