поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.12.2023 Шоу-бизнес

Фирзәр Мортазин: «Мине яратмаган җырчылар бозауларына Фирзәр дип кушкан диделәр»

Авылда яшәгән иҗат кешесенең тормышка карашы үзгә. Аңарда ашыгу, борчылу, вакыт санау юк. Бәлкем, шуңа иҗатлары үтемлерәк, үзләре халыкка якынрактыр да. Татарстанның халык артисты, композитор Фирзәр Мортазин да туган авылында яши. Аның белән авылда яшәү фәлсәфәсе, иҗат һәм эстрада хәлләре турында сөйләштек.

 – Фирзәр абый, сез туган ягыгызда – Буа районының Кайбыч авылында яшисез. Казаннан читтә яшәүнең нинди өстенлеге һәм нинди кыенлыклары бар?
 
– Казанда сигез ел яшәгәннән соң туган авылга күчендек без. Бер кайтканда минем өйдән дә ерак булмаган, хатынымның туган йорты белән янәшә диярлек бер урын  карап куйдык та тәвәккәлләдек. Каланың шау-шуы тәмам алҗыткан иде, тынычланып, иркенәеп калдык. Йортны өч ел җиткездем. Казанда кайнауга килгәндә, бәлкем, яшь чакта, чыннан да, башкалада яшәргә кирәк булгандыр. Хәзер инде, яшьләр әйтмешли, без – «неформат»лар (көлә). Алар «неформат» диләр инде, ләкин әле мин аларның любоена каршы ярышырга чыга алам. Мактанып әйтмим, дөресе шул. Авыл бит ул иҗатны чикләми. Чакырсалар, Мәскәүгә дә барабыз, Казанга да. Әмма 65не тутыргач, иҗат дип бик чиләнәсе дә килми. Яшь барган саен, ялкаулык та өстәлә торгандыр. Ә авылны яратам мин. Җирдә казынмыйча тора алмыйм. Инеш буенда яшәгәч, казлар асрамау – гөнаһ. Каз-үрдәк, тавык-чебеш тә бар, кәҗәләр дә тотабыз. Казларга инешкә төшеп йөрергә 200 төп тирәсе каен утыртып, аллея ясадым. Кәҗә үзенә бер мавыктыргыч мал булып чыкты. Мәсәлән, кәҗә кызларын вакытында кияүгә биреп алырга кирәк. Андый чакта машинага төйим дә кияү йортына илтәм. Илтмәс тә идең, кычкыруларына чыдар хәл юк. Алар инде хәзер миндә дүртәү. Нәрсә өчен асрый башладыгыз, дисәгез, әлеге дә баягы сәламәтлекне кайгыртып. Онык диатез белән интекте. Сыер сөте ярамый, ул ярамый, бу ярамый. Шул чакта бер кәҗә алып карарга булдык. Бу мал үз бәясен бер айда аклый икән. Хәзер инде без кәҗә сөтеннән каймак, катык, кортына кадәр ясыйбыз. Менә шулай, яхшы яклары күп авылда яшәүнең. Үзем үстергән сыйфатлы ризыклар белән генә тукланам, саф һава сулыйм. Олыгая барган саен, әнә шул якларга да игътибар итәсең икән ул.

– Туган нигез ул – …
 
– яшәү көче бирә торган урын. Безнең туган нигездә апа яши, шөкер, нигез нык, торбасыннан төтен чыга. Ләкин авыл акрынлап сүнә бара. Кайбычта безнең ише карт-коры гына калды. Яшьләр китә… Урта мәктәптә дүрт авылдан нибары 32 бала укый. Тагын берничә елдан мәктәп ябылачак.  Мәктәбе бетсә, авыл да бетә. Югыйсә авылны яшәтергә дә тырышалар, агрофирма әйбәт кенә эшли, яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Ләкин алар элегрәк кирәк иде. Буадан 7 генә чакрым ераклыкта  булгач, балаларны укырга шәһәргә илтәләр. Моның җимешләре күренә: балалар үзара да русча сөйләшә.
 
Шундый заман җитте: күрше белән аралашу, өмә ясап, күмәкләп эшләү бетте. Тормыш ябык капкалар артында бара. Эшкә чакырсаң, күршең дә, туганың да акча түләсәң генә килә.

– Күченеп кайткан кешедән, гадәттә, авылга нинди яхшылык эшләдең, дип сорыйлар.
 
– Хәзер авылга яхшылык эшли торган кеше кайтмый (көлә). Мин кайткан шәпкә ел саен балаларга Сабан туе оештыра идем. Безнең бүләкләр район Сабан туеныкына караганда да шәбрәк булды. Дуслар да бик булышты. Аннары төрле сүзләр ишетелә башлады. Имеш, Фирзәр Сабан туе акчасына Төркиягә ял итәргә йөри икән. Юкса районнан да, халыктан да акча җыйган булмады. Матур уза иде бәйрәм, әмма аңа беркайчан да район җитәкчеләре килмәде. Тора-бара минем дә күңел сүрелде. Хәзер җитәкчелеккә башка төрле, мәдәнияткә илтифатлы егетләр килде. Әгәр сорыйлар икән, авыл өчен дә, район өчен дә көчне кызганган юк. Хәзер менә отчет концерты булырга тора. Килеп чакыргач, ничек бармыйсың – җырлап кайтам, Алла бирса.  Ел саен гыйнварда, туган көнемә туры китереп, Буада концерт куям. Быел ул 21е булачак. 24 гыйнварда Чаллыда, 30 гыйнварда Казанда, «Пирамида» күңел ачу үзәгендә концерт куярга исәп.

– Заманында көненә өчәр концерт биргәнсез. Фонограммага җырлый идегезме?
 
– Без күтәрелгәндә, эстрада башка, сәхнә дә икенче иде. Һәр нәрсәнең – үз вакыты, ул заман үтте. Хәзер шоу беренче планда. Акырырга, сикерергә кирәк. Мин гомергә дә алай булдыра алмас идем. Көненә өч, бер мәртәбә  дүрт концерт та куйган булды, фонограммага селкенеп тормадым. Ул елда Әрмәнстанда җир тетрәде. Шушы фаҗига сәбәпле, күңел ачу чаралары, концертлар кичектерелде. Аннары көненә берничә концерт куярга туры килде. Баян белән 22 җыр җырлый идем. Дүртенче концерттан соң тавыш утырды, бер атна ял итәргә туры килде. Нагрузка зур иде. Бер күлмәк бер атнага түзә, аннары череп чыга. Баян күтәреп, тирләп-пешеп җырлыйсың чөнки.

– Элеккеге эстрада белән хәзерге арасында аерма зурмы?
 
– Бездә эстрада элек тә юк иде, хәзер дә юк. Бу яктан без бик артта калганбыз. Бер көнне телевизордан Илһам Шакиров концертын карадым, шатландым шуңа. Чөнки ул инструменталь ансамбльгә кушылып җырлады. Бездә ул юк. Бездә флешка алып киләләр дә, инструменталистларын бутафория итеп чыгарып бастыралар. Җанлы музыка булса, әйбәт булыр иде дә бит ул. Ә ни өчен алай түгел? Сәбәбе бик гади: бездә рус артистлары концертларындагы кебек билет бәясен 15–30 мең сум куеп булмый.  Бәяне шулай куймыйча гына аппаратурага, ансамбльгә, транспортка һәм башкасына түгелгән чыгымнарны каплап булмый. Рус эстрадасында концертларның спонсорлары бар, бездә әле бу юк. Шуңа күрә безнең эстрада бер кулланышлы шприц кебек. Бүген бар, иртәгә юк.
 
Элек радиога җырларга бара идек. Бормада аз гына хата җибәрсәң дә, кире кайтарып җибәрәләр. Хәзер акчаң гына булсын, радиосы да, телевидениесе дә үзе чакырып тора. Элек телевидениедә эшләп кайтсаң, акча түлиләр иде. Хәзер үзең түләргә кирәк.
 
Бүген яшь җырчыга бик авыр. Сәхнәгә чыгам дисә, җырны сатып алырга кирәк. Радио-телевидениегә ротация чыгымнарын да кертеп исәпләгәндә, ким дигәндә 150 мең сум акча китә. Эстрадада гына түгел, барлык өлкәдә дә талантлы кешеләргә үз урынын табу кыен, менә шунысы кызганыч. Заман –  уртакуллар һәм талантсызлар кулында.

– Фирзәр исеме «Бер генә минутка» җырыннан соң аеруча популярлашты дисәк, дөрес булырмы?
 
– Динә Камалетдинова шигыренә язылган бу җыр популяр булды. Танытты, дип әйтсәк тә була. Ә иң яраткан җыр кайсы дип сорасагыз – иң яңасы, әле генә язылганы. Әле менә кичә генә Нәкыйп Галимов шигыренә ике җыр яздым. Язу белән, яздырып, үзенә дә җибәрдем. Ул, нәкъ минемчә килеп чыккан дисә, җыр бар дигән сүз. Ә иң тәүге тыңлаучым – хатыным. Аңа ошаса, халыкка ошаячак. Хатын гомумхалык фикерен әйтә, дим. Ул шулай булып чыга да. Эльмира Җәлилова, Алмаз Хәмзин, Рузилә Гатауллина, Зәлия Нуриәхмәтова шигырьләренә көй җырлап языла.

– Яшь чакта пиар кирәк идеме?
 
– Кирәкме, кирәкмиме – мине матбугат бик шәп «пиарить» итте. «Мондый җырчы булмый», – дип яздылар. Мине яратмаган җырчылар бозауларына Фирзәр дип кушкан дип тә ирештерделәр. Кара янәшәсендә ак булган кебек, күреп алучылар, ярдәм итүчеләр дә булды. Композитор Ганс Сәйфуллинга рәхмәтлемен. «Фирзәр, сине сүгәчәкләр дә, кысрыклап чыгарырга да тырышачаклар, төшенкелеккә бирелмә», – дип, алдан ук кисәтеп куйды. Син  үзенчәлекле, дип үсендереп торды. Булды инде: «профнегодный» дип, «Татар җыры»ннан төшереп калдырдылар. Шул ук вакытта Спорт сараенда, Цирк бинасында шыгрым тулы залларга концертлар куйдым. Ә конкурсларны бервакытта да яратмадым. Катнашырга да, жюрида булырга да теләмәдем. Чөнки анда бервакытта да объективлык саклана алмый. Үпкәләсәләр үпкәләсеннәр, әмма дөреслек юк аларда. Хәер, сәнгатьтә генә түгел, бөтен җирдә шулай.

– Җырлама әле, Фирзәр, көйләр генә яз әле, дип әйткәннәре бармы?
 
– Күземә карап әйткәннәре юк, бәлки, арттан сөйлиләрдер. Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый, бу табигый. Кайчакта җыр язып, шуны баянда уйнаганны видеога төшереп, дуслар социаль челтәргә элгәлиләр. Анда киресенчә: «Сагындык, тагын уйна, тагын җырла, Фирзәр», – дип язалар.

– Автор өчен тагын бер авырткан тема: авторлык хокуклары мәсьәләсе. Сезнең җырлар популяр. Шул популярлыкның әҗерен күрәсезме?
 
– Минем хәлем начар түгел, бу җәһәттән зыян күргән авторлар шактый. Җырчылар хәзер килешү белән җыр алырга ияләнеп китте. Бу инде – бөтен хокукларыңнан колак кагасың, ул шул җыр белән  акча эшли, син коры каласың дигән сүз. Дусларга мин болай да сатып бирмим анысы. Кирәк чакта аларга – мин, аннары алар миңа ярдәм итә, концертларда катнаша.  «Өзелгәнсең сиреньнән», «Бер генә минутка» кебек җырларны кем генә җырламады. Чөнки сатып бирмәдем. Җырлансын, җыр җырланырга тиеш ул.
 
Җырны бит аны акча эшләп алыйм әле дип язып булмый. Шигырьне укыганда күңелгә көй килә икән, җыр булачак. Юк икән, үзеңне күпме интектерсәң дә музыка язылмый. Җырлар языла әле, куәс бар. Хәзер инде репертуарында күпчелеге минем җырлар булган артистлар да шактый. Ришат Фазлыйәхмәтов мәсәлән, Зөлфирә Шәйдуллина… Күп инде алар. Җырың халык арасында танылып, шуның әҗерен дә күрсәң, икеләтә күңелле, әлбәттә. Ничек булса да, зарланмыйм. Холык андый түгел.

– Кызыгыз Чулпанга, эстрада синең урының түгел, дип әйткәнсез икән, сәбәбе нәрсәдә?
 
– Чулпан бервакытта да, җырчы булам, димәде. Ул аңа хобби дип карады, үзе өчен генә ике диск туплап чыгарды. Тавышы бик көчле булмаса да, үзенчәлекле. Җырлауның хобби икәнен аңлагач, Мәдәният институтында укыган вакытта ук юридик белем дә алды. Хәзер гаиләсе белән Мәскәүдә яшиләр, ике бала үстерәләр. Дөрес, аны хәзер дә туйларга, бәйрәмнәргә җырларга чакыралар. Ул бармый. «Әти, минем өчен гаилә – беренче урында», – ди.

– Җырчы хатыны булу авырмы?
 
– Акыллы – атын, юләр хатынын мактар, дисәләр дә, мин хатынны мактыйм әле. Хатыннан бик уңдым. Ул – тормышымда да, иҗатта да таянычым. 1988– 1990 нчы елларда икешәр капчык хат килә иде. Аларны хатыным белән бергә укыдык. Анда нәрсә генә юк: сине генә яратам, синнән бала табасым килә, тагын әллә нәрсәләр. Гаебем булмагач, курыкмадым. Без, гомумән, бервакытта да бер-беребездән көнләшмәдек.  Ике арада һәрвакыт ышаныч булды, хәзер дә шулай. Бәлки, ул көнләшкәндер, әмма бервакытта да миңа сиздермәде. Иң кызыгы: бер авылда яшәп, бер мәктәптә укысак та, вакыты җиткәнче без бер-беребезне белмәдек. Без танышканда, аның егете бар иде.  «Улмы, минме?» – дип, үзеннән сорадым да, «Син», – дигәч, егете белән «разборка»га киттем. Аннары да ике ел озаттым әле мин аны. Әнкәйләргә кайтып: «Бәхет эзләргә читкә китәм», – дип әйткәч, «Өйләнсәң генә китәсең», – дигән шарт куйдылар. Өйләнештек тә, Чиләбе өлкәсенә чыгып киттек. 9 айдан әйләнеп кайттык без. Буа шикәр заводына эшкә урнаштым, концертлар куя башладым. Бер кешедә дә булмаган җыр җырлыйсы килде дә авылдашым, гомере буе агроном булып эшләгән Рәшит Сабиров шигыренә «Ява карлар» дигән җыр яздым. Минем турыда «автор-башкаручы» дигән сүз китте. 1987 елда Буага концерт куярга Илһам Шакиров килде. Ул, мине концертына чакырып, ике җыр җырлатты. Аның командасында Володя Лапшин, Ганс абый Сәйфуллин бар иде, болар мине эләктереп алдылар инде. Икенче көнне Буа кунакханәсендә 18 җыр яздык. Шуннан соң кассета чыкты. Кайсы базарга барма, шул кассетаны әйләндерәләр иде.
 
Ул вакытта Илһам абыйлар, Әлфия апалар халык арасында булдылар. Авылларда талантлырак яшьләрне очратсалар, ярдәм итәргә тырышалар иде. Әлфия апа Авзалова Буага килгәч, аңа «Хуш инде» җырын бирдем. «Хуш инде», «Бәрәңге чәчәге» җырлары Илдар Юзеев сүзләренә язылган. «Бәрәңге чәчәге»н мин «Татарстан яшьләре» оештырган патриотик җырлар конкурсына җибәргән идем. Жюрида Илдар Юзеев та булган. «Монда хәзер һәрберсе минем сүзләргә көй яза башлады», – дигән дә, минем хатны карап та тормыйча, читкә алып куйган. Аннан соң без аның белән күрештек, шигырьләрен дә тәкъдим итеп карады, әмма башка җыр язылмады инде.

– Халыкта, Салават белән эшли башлап, Фирзәр арткы планда калды, дигән фикер дә бар. Килешәсезме?
 
– Иң баштаСалават миннән автограф алып китте әле ул. «Авылга кайттым, иң бәхетле кеше мин идем», – дип сөйләде бу турыда соңрак. Аннары инде Чаллыга үзе килде. Ә минем Буада яшәгән вакытлар. Концертлар күп, администраторлар өчәү, дүртәү булды. Сизәм инде, алдыйлар. Шуннан кирәк чакта гына чыгып керермен дип, концерт эшчәнлеген туктаттым да, Салаватка җырлар яза башладым. Соңгы елларда Салаватның концертларында да катнашам. Холык буенча миңа халык алдына чыгып басу да авырга килә. Шуңа арткы планда үземне күпкә рәхәтрәк хис итәм. Ә сәләт һәм аны күреп алган өчен әткәй белән әнкәйгә рәхмәт. Элек мәктәптә 6 гармунчы бар иде. Миңа да тальян алып бирделәр. Өйрәндем дә, хромкада уйныйсы килә башлады. Әткәй: «Сарай башын печән белән тутырсаң, алам», – диде. Биш чакрым ераклыктан, «уфалла» арбасы белән абый, апа, мин ташыдык. Көнгә 3 әйләнгәч, тутырдык. Әти сүзендә торды, хромкалы итте. Ә 8 нче сыйныфта баян алып бирде. Шул ук көнне «Җиз кыңгырау моңнары»н өйрәндем. Минем авылга кайтуым – бер яктан аларга рәхмәт әйтү дә ул. Кеше кендек каны тамган җирдә генә бәхетле.
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.12.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»