поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Ноябрь
  • Нияз Вәлиев - җырчы
  • Наилә Гәрәева (1940-2023) - актриса
  • Тимергали Зиннуров (1949-2017) - актер
  • Данил Ибраһимов (1949-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Резидә Хәсәнова - журналист
  • Рәшит Заһидуллин - режиссер
  • Гөлшат Гыймадиева - журналист
  • Гөлнара Абаева - продюсер
  • Исхак-Хан - җырчы
  • Айваз Садыйров - журналист
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
03.12.2023 Шоу-бизнес

Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар: «Минтимер исемен кушабыз дип сөйләштек»

Җырчы Илсур Шәрипҗанов белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкъдим итәбез.

- Җырларны сайлауда ялгышканыгыз бармы?
- Андый вакытлар булгалый. Җырның көен берничә тапкыр яңадан яздырдык. Әлбәттә, бу артык чыгымнар. Бер җырыбыз дискотекада да, концертта да җырларлык булмады. Аерылышу турында булгач, туйларда да башкару мөмкин түгел. Хаталарны исәпкә алдык. Кем өчен һәм кайда җырлаудан чыгып эш итәргә кирәк.  

- Парлы җырчылар эстрадада күбәйде. Көндәшлек сизәсезме?
- Җырлы гаиләләр элек тә бар иде. Эстрадада күп кенә парлы җырчылар белән дустанә мөнәсәбәтләрдә торабыз. Әлбәттә, башкаларның иҗатын күзәтергә, кызыксынырга кирәк. Үз җырыңны тыңлап кына алга атлап булмый. Сәхнәдә тормыш иптәшең белән чыгыш ясауның уңай яклары күп. Беренчедән, ике исемне танытып була. Икенчедән, традицион гаилә кыйммәтләрен, татар телен популярлаштырабыз. Икебез дә мәдәният өлкәсе буенча уку йортын тәмамлаган, белемле кешеләр. Безнең эстрадада чыгыш ясарга хакыбыз бар. 

- Эстрадада нәрсәне үзгәртергә телисез?
- Соңгы елларда татар эстрадасы яңа үсеш дулкыны кичерде. Үз юлларын башлаучы башкаручылар да җырларын сыйфатлы итеп яздырырга тырыша. Безгә өлкән яшьтәге композиторлар җырларын тәкъдим итәләр. Иҗатыбызга игътибар биргәннәре өчен рәхмәт, әмма кайберләренең көйләре заман таләпләренә туры килеп бетми. Хәзер артист тамашачыны түгел, ә тамашачы артистны тәрбияли. Барыбер кешенең теләкләрен чынга ашырырга тырышасың. Бәлки, бу дөрес тә түгелдер. Халыкның тормышы кыен. Безнең чыгышларыбызны күреп, аларның мизгелгә генә булса да кәефе күтәрелсен иде. Сагышлы, моңлы җырларны да кире какмыйм. Хәзер тамашачының сайлау мөмкинлеге чикләнмәгән. 

- Кредитларыгыз бармы?
- Кредит алуга каршы булсам да, бар. Фатирга ремонт ясаганда да кредитлар алырга туры килде. Гомумән, беренче тапкыр кредит алуым күңелдә начар хатирәләр калдырды. Студент вакытта дустым минем исемгә телефонга кредитны рәсмиләштерергә сорады. Дуска ярдәм итмичә булмый инде. Телефон 15 мең тора иде. Төркемдәшем: “Үзем түләп барачакмын”, - дип ышандырды. Мин дә үземә кредитка телефон алдым. Дустымның кредиты буенча шалтырата башладылар. Ул: “Кредитны түләп бетердем”, – дип әйтте. Фатирга ипотека алыр вакыт җиткәч, төркемдәшемнең кредитын түләп бетермәве ачыкланды. 10 ел дәвамында процентлары да арткан иде. Аның кредитын үзем түләп бетердем.

- Хәзер дустыгыз белән аралашасызмы?
- Юк. Мин кешене бер генә сыныйм. Дусларым күп түгел. Үз сүзендә торучы, төгәл кешеләрне хөрмәт итәм. Дуслыктан файда алырга тырышучылар белән дә ныклы мөнәсәбәтләр корып булмый. Таяныч, терәк булырдай кешеләр күп түгел.

- Сез көнчеме?
- Көнләшкән вакытлар була инде. Гөлназга ир-атлар игътибар итә, билгеле. Ул үзе дә уйнап сөйләшергә ярата. Еш кына аңа “чикерткәләнмә” дип әйтеп куям. Мин үземнең сөйгән ярымны бүтән беркем белән дә бүлешергә теләмим. Кешенекенә - тимим, үземнекен - бирмим. 

- Балаларыгызның исемнәре бик матур. Ничек сайладыгыз?
- Беренче баланың кыз булуын теләдем. Хыялларым чынга ашты, шөкер. Башта Сөембикә исемен кушасы идек. Аның язмышында аянычлы мизгелләр булгач, башка исем сайладык.  “Башваткыч” тапшыруына бардык. Газинур Фәйзуллинның кызы Асель икән. Сөембикә белән Асель исемнәрен бергә куштык та, Асылбикә килеп чыкты. “Андый исем кушмагыз, озын”, - дип әйтүчеләр булды. Бер авырлыгын да күрмибез, кызыбызга яратып Асыл, Бикүш дип эндәшәләр. Малай туса, Минтимер исемен кушабыз дип сөйләштек. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевка хөрмәт йөзеннән. Без якташлар да бит. 

- Өченче бала турында уйланасызмы?
- Берничә ел элек уйланган идек. Хәзер бу планнарны кичектереп тордык. Бәлки, балалар бераз үскәч уйлап карарбыз. Тормыш катлауланды, тотрыклылыкны сизәсе килә. Хатын-кызның иң беренче һөнәре – әни булу. Хәзер яшьләр карьера ясарга омтыла. Эштә зур уңышларга ирешкәнче 35 яшь тула. Бу вакытта кеше: “Миңа гаилә кирәкме?” - дип уйлана башлый. Иптәш өчен песи яки эт алучылар да бар. Дөрес аңлагыз, андый кешеләрне дә үпкәләтәсем килми. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 03.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы