|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2023 Җәмгыять
Казан музейларында "Игелек сәнгате" акциясе башлана1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында «Игелек сәнгате» дигән хәйрия акциясе узачак. Ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Акциянең барлык чаралары бушлай һәм махсус җайлаштырылган. Балалар һәм өлкәннәрне музей дәресләре, экскурсияләр, төрле кул эшләре буенча мастер-класслар, квестлар көтә. Шулай ук тифло һәм сурдокомментарийлар белән кино күрсәтүләр узачак. Музыкаль программаларда академик музыка, автор җыры, төрле халыкларның фольклоры яңгыраячак. Әлеге чара һәм аның программасы белән тулырак милли музейның рәсми сайтында танышу мөмкинлеге бар.
--- |
Иң күп укылган
|