поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.11.2023 Җәмгыять

Саклык счетындагы акчагызны урлыйлар! Мошенниклар алдауның яңа ысулын тапканнар

Саклык счетындагы акчагызны урларга маташканнар! Соңгы арада мошенниклар халыкка әнә шулай дип алдап шалтырата башлаган. Алар үзләрен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштыра, кешенең бөтен шәхси мәгълүматын төгәл әйтеп сөйләшә. Ышанмас җиреңнән ышанырга тагын бер сәбәбе бар. Алар шалтыратканда Үзәк банкның сайтта күрсәтелгән рәсми номеры чыга.

Әлеге юл белән алданучылар саны арту сәбәпле, Үзәк банк бу көннәрдә махсус мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр булды.

– Мошенниклар безнең хезмәткәрләр исеменнән шалтыратып, кешенең саклык счетыннан акча урларга маташуларын хәбәр итә. Акчаны саклап калу өчен телефонга махсус кушымта йөкләтеп, анда язылганнарны төгәл үтәргә куша алар. Истә тотыгыз: Үзәк банк, нигездә, финанс оешмалары эшчәнлеген көйли. Шуңа күрә безнең хезмәткәрләр беркайчан да клиентларга турыдан-туры шалтыратмаячак, – диелә хәбәрдә.
 
Телефоннан шикле затлар белән сөйләшергә ярамавын һәркем белә анысы. Әмма телефонда банкның рәсми сайтта күрсәтелгән номеры чыккач, күпләр аптырап кала. Белгечләр исә бу очракта анысына да ышанып бетмәскә куша. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлеге башлыгы урынбасары Максим Костромин сүзләренә караганда, мошенниклар теге яки бу оешма, орган исеменнән шалтыратканда номерларны алмаштыру дигән алымны куллана.
 
– Алар бер номердан шалтырата, ә кешегә ул теге яки бу орган, оешманың номеры булып күренә. Шуңа күрә телефон кырыгалдарлары корбаны булмас өчен иң элек 112 номерына яки «ышаныч телефоны»на шалтыратып, теге яки бу номер буенча кемнең шалтыратуын, ул сөйләгән сүзләрнең дөресме-юкмы икәнлеген белешергә кирәк. Шикле номерны шалтыратып тикшерергә уйлаган очракта, аңа телефон кенәгәсендә күренгән номерга басып кына түгел, ә шул ук саннарның һәркайсын яңабаштан җыеп шалтыратырга кирәк. Ник дигәндә, әзер номерга гына шалтыраткан очракта сез барыбер аның артына яшеренгән мошенник номерына шалтыратачаксыз, – ди ул.
 
Саннарга күз салсак, Россиядә ел саен 400 меңләп кеше телефон аша эш итүче кырыгалдар корбаны була. Шул рәвешле ил халкы елына 3,5 миллиард сум акчасыннан колак кага. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада көненә уртача 30 кеше телефон аша алдана. Телефон номерын үзгәртеп шалтырату – соңгы арада мошенниклар тарафыннан иң еш кулланылган төп башына утырту алымы, ди белгечләр. Алар хәтта кешенең туган-тумачасы номерыннан да ярдәм сорап шалтырата башлаган. Шулай да күбесе үзен банк хезмәткәре дип таныштыра икән.
 
Үзәк банк мәгълүматларына караганда, быелның өченче кварталында алар клиентлар ризалыгыннан башка 288,8 мең шикле операция башкарган. Бу ел башыннан бирле теркәлгән уртача күрсәткечтән 23 процентка күбрәк. Шикле операцияләрнең өчтән бере (31 процент) телефон аша кылынган. Шул вакыт эчендә банклар, мошенникларның эшенә каршы төшеп, клиентларының 1,7 триллион сум акчасын саклап калган. Халыкны төп башына утырту өчен кулланылган 141,8 мең телефон номеры блокка куелган.
 
Киләсе елдан Россиядә банкларны мошенник корбаны булган клиентларына югалткан акчаларын тулысынча кире кайтарырга мәҗбүр иткән закон үз көченә керәчәк. Әмма әгәр кеше «акча күчерергә» дигән төймәгә үз куллары белән басып, ризалык белдергән булса, аңа бу закон да ярдәм итә алмаячак, ди белгечләр. Шуңа күрә бар да һаман да шул уяулыкка кайтып кала. Белгечләр мошенниклардан саклану өчен әледән-әле яңгыратып торган киңәшләрне истә тотарга, нәрсәдер эшләр алдыннан җиде кат уйлап, бер кат кисәргә кирәк. Аерым алганда, шикле сылтамалар буенча кермәскә, билгесез затларга үзең турында шәхси мәгълүматны, банк картасы номерларын, смс аша килгән кодларны әйтмәскә. Соңгысы аеруча мөһим.
 
Юрист Роман Архипов сүзләренә караганда, кеше билгесез затка банк картасы номерын әйтсә, аның кушуы буенча телефонга килгән кодны үз куллары белән җыйса, ул автомат рәвештә теге яки бу операцияне башкару өчен ризалык биргән булып саналачак.
 
– Бу очракта инде аның мошенник корбаны булуын дәлилләп булмаячак. Югалткан акчаларын да кире кайтарып булмаячак дигән сүз, – ди юрист.
 
Врезка
 
Мошенниклар сезнең исемгә кредит рәсмиләштергән очракта түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ди юрист Роман Архипов:
 
– Иң беренче эш итеп, алдануыгызны күрсәтеп, полициягә гариза язарга кирәк.
 
– Ялган юл белән сезнең исемгә кредит алынуын әйтеп, банкка да гариза язасы булачак. Гаризага полициягә язган гаризагызның күчермәсен дә беркетегез. Шулай ук банктан кредит счеты буенча өземтә бирүләрен сорап та гариза язарга кирәк.
 
– Полициядә сезнең эшне кемгә тапшыруларын ачыклап, шул кеше белән күрешеп сөйләшергә кирәк.
 
– Гадәттә, кредит кырыгалдарлар тарафыннан рәсмиләштерелгән очракта, алар акчаны башка счет яки картага күчергән була. Ул кредит счеты буенча өземтәдә күренәчәк. Тикшерүче соравы буенча банк шушы карта яки счетның кем исеменә ачылганлыгы турында мәгълүмат бирергә тиеш. Бу очракта югалткан акчаны кире кайтару ихтималы бермә-бер арта.

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.11.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»