|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2023 Криминал
Машинасыннан 9 миллион сум акчасын чәлдергәннәрУфада бер төзелеш компаниясе директорының хатыны машинасыннан 9 миллион сумга якын акча урлаганнар. Эшкуарның хатыны төзелеш оешмасы белән җитәкчелек итә икән. Шушы көннәрдә ире төзелеш кранын сатып алу өчен банктан акчасын "салдырып" алган. Әмма "товар"ын алырга тиз генә бармаган, икенче йомыш белән спорт үзәгенә кереп чыккан.
Акчасын машинада сумкасында калдырган булган. Үзе чыкканчы, кемдер аның "Фольксваген" машинасының тәрәзәсен ватып, миллионнарын урлаган. Каракны хәзер полиция эзли.
РS: Бу хәбәрне укыгач, сез дә "миндә ул кадәр акча булса, машинада калдырмас идем" дип уйлап куйдыгызмы?
Фото: Фрипик.ком
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|