|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2023 Хәвеф-хәтәр
Машиналардан бернәрсә дә калмаганБашкортстанда ике автомобиль бәрелешкәндә водительләрнең берсе һәлак булган. Икенчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган. Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария Кырмыскалы районында Олыкүл - Кабак - Суык Чишмә автомобиль юлының өченче километрында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, "ВАЗ-2114" һәм "Hyundai Sonata" автомобильләре бәрелешкән.
Авария нәтиҗәсендә «ВАЗ» водителе ашыгыч ярдәм килгәнче шунда ук үлгән. Чит ил машинасы водителе күпсанлы җәрәхәтләр алган. Аны дәваханәгә салганнар.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.
Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|