|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2023 Криминал
Әтисе белән очрашкан баланы дәваханәгә алып киткәннәрСанкт-Петербургта дүрт яшьлек баланы әтисе белән очрашканнан соң дәваханәгә озатканнар. Балада наркотиклар белән агулану билгеләре булган. Бу хакта 78.RU порталы хәбәр итә. Басма мәгълүматлары буенча, ата кеше улы белән сирәк күрешә, гадәттә, аның хәлен генә белә. 26 ноябрьдә узган чираттагы шундый очрашудан соң баланың үз-үзен тотышы сәер булган. Малайның әнисе сүзләренчә, бала сәер сөйләшкән һәм эйфория халәтендә йөргән.
Табиблар балага наркотиклар кулланучылар кабул итә торган аптека препараты белән агулану диагнозы куйганнар һәм беренче ярдәм күрсәтер өчен хастаханәгә салганнар. Баланың кулына шундый препарат ничек килеп эләгүе һәм ата кешенең моңа катнашлыгы бармы-юкмы икәнлеген әле ачыклыйлар. Шул ук вакытта 78.RU журналистлары ата кеше балага дару төймәләрен аңлы рәвештә биргәндер, дип фаразлыйлар.
Иргә карата берәр төрле тикшерү оештырылганмы, юкмы - бу хакта хәбәр итмиләр.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|