|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2023 Хәвеф-хәтәр
"Мин урманда, гафу итегез мине..."Узган атнада Мәскәүнең “Лосиный Остров” паркында сөйгән кызы белән талашканнан соң 23 яшьлек егет югалган. Аны эзләүче волонтерлар квадрокоптерлар һәм этләр җәлеп иткән. SHOT Telegram-каналы язуынча, Иван Д. җомга көнне дуслашып йөргән кызы белән җитди әрләшкән. Моннан соң кәефе төшкән егет телефонын сүндергән һәм төнге сәгать берләр тирәсендә элемтәгә чыкмый башлаган. Икенче көнне “Лосиный Остров” паркы тирәсендә аның эш машинасы табылган, машина эчендә: “Мин урманда, үле, гафу итегез”, – дигән язу булган.
Иванның коты очкан туганнары “Лиза Алерт”ка мөрәҗәгать иткән. Актвистлар белән коткаручылар, эт ияртеп, парк тирәсеннән аны эзли башлаган, урман өстеннән коптер очырганнар. Егетнең туган-тумачасы аны исән табуга өметләнгән.
Икенче көнне коткаручылар һәм волонтерлар дөнья бетереп эзләгән егет үзе исән-сау табылган. Чынында ул, сөйгәне белән талашкач, кызу каннан Обнинскига киткән һәм бу хакта беркемгә дә әйтмәгән.
Соңрак ачыклануынча, үлем алды язуы белән машинасын урман янында калдырган 23 яшьлек Иван барысын да алдаган. Якшәмбе көнне ул үзе аны эзләүчеләр белән ватсап аша элемтәгә чыккан һәм әлеге вакытта Калуга өлкәсендә булуын хәбәр иткән. Егет шундый сәер рәвештә үз шәхесенә игътибарны арттырырга һәм сөйгәнен кайгырырга дучар итәргә теләгән, күрәсең.
Яшьләр бигрәк акылсыз шул, күпме кешене бер дә юкка аякка бастырганнар. Көяләнгән туганнарын әйтеп торасы да юк...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
--- |
Иң күп укылган
|