|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2023 Җәмгыять
Кыю кыз туганнарын янгыннан коткарганФедерация Советында “Герой-балалар” Бөтенрусия гражданлык-патриотик проекты кысаларында экстремаль хәлләрдә батырлык күрсәткән балаларны һәм үсмерләрне бүләкләү тантанасы узды. “Герой-балалар” Бөтенрусия гражданлык-патриотик проекты Русиянең атказанган коткаручысы, Русия Герое Юрий Воробьев башлангычы белән булдырылган һәм 2014 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла.
“Бу залда бөтен Русиядән герой-балалар җыелды. Сез барыгыз да бик төрле, әмма сезне иң мөһим, иң кыйммәтле кешелек сыйфатлары – кыюлык, битараф булмау, шәфкатьлелек берләштерә. Сез үз мисалыгыз белән батырлыкның яшькә карамавын исбатладыгыз. Һәм бүген безгә һәрберегезнең кулын кысарга, бөтен илгә сезнең изге гамәлләрегез турында сөйләргә искиткеч мөмкинлек бар. Һәм, әлбәттә, әти-әниләрегезгә, картәниләрегезгә, картәтиләрегезгә, укытучыларыгызга һәм остазларыгызга – зур, игелекле йөрәкле искиткеч балаларны тәрбияләгән һәркемгә рәхмәт сүзләре әйтәбез”, – диде Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко.
Чара кысаларында Башкортстаннан яшь герой – Анна Белякованы да бүләкләделәр. Стәрлетамакта яшәүче 14 яшьлек Анна былтыр 12 октябрьдә өч сеңлесен һәм энесен янгыннан коткарган. Афәрин, кыю кыз!
Фото шәхси архивтан.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
--- |
Иң күп укылган
|