|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2023 Җәмгыять
Чираттагы «Кеше приюты» кайнар ризык тарату пункты Ульяновск шәһәрендә ачылды
«Кеше приюты» проектының яңа ноктасы Ульяновск шәһәренең Марат урамы 45нчы йортта урнашкан (Үзәк базар территориясендә). Бу Ульяновск шәһәрендә мохтаҗларга кайнар ризык өләшү пунктларының беренчесе. Тантанада Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Үзәк Дини идарәсе, Ульяновск өлкәсе губернаторы администрациясе, проектка нигез салучылар, партнерлар һәм спонсорлар катнашты. "Без Татарстан Республикасы белән генә чикләнмибез. Күрше төбәктә ярдәм пункты ачу - безнең җәмгыять файдасына эшләвебезне дәлилләүче тагын бер күрсәткеч. Бу игелекле эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм! Аллаһы Тәгалә сездән һәм бездән кабул итсен", дип белдерде "Матбугат.ру"га "Ханский дом" төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов.
--- |
Иң күп укылган
|