поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.11.2023 Әдәбият

Равил Фәйзуллин: «Әдәбиятка хәзер йә артык бөекләр, йә фанатиклар гына килә»

Кеше сүз эзли. Таяныр сүз, ышаныч биргән сүз, кыйблаңны билгеләргә ярдәм иткән сүз. Андый чакта аксакалга мөрәҗәгать итәсең. Без дә әдәбият, матбугат, милләт хәлләре турында сөйләшергә ил агасы, халык шагыйре Равил Фәйзуллин янына килдек.

:: Равил абый, без нинди заманда яшибез?
 
– Төрле заманны кичтек. Алар арасында барысы да булды: сугыш чоры да, илне яңадан аякка бастыру еллары да, «коммунизм» төзү еллары да… ­50–60 нчы еллар бигрәк хәтердә калган. Мохтаҗлыкка карамастан, халыкта рух көчле иде. Кызганыч, хәзерге чорда без ул рухны сизмибез. Шомлы, борчулы еллар кичерәбез.
 
:: Ил-көндәге бүгенге вазгыять иҗатта чагыламы?
 
– Ул әле әдәбият-сәнгатьтә кирәк дәрәҗәдә чагылмый, аңа мөмкинлек тә чикле. Чөнки берәүнең дә күрәләтә нахак бәла аласы килми. Без – нахак сүз өчен күп газап чиккән халык.
 
 Бер чабылганнан соң курпы үсә. Ул инде печән түгел. Башыннан зур афәтләр үткәргән халык әнә шул курпы хәлендә.
 
:: Ә бит «Татар әдәбияты заман белән бергә атламый, йомшак, тешсез», – диючеләр дә бар…
 
– Безнең әдәбиятның үткәне, бигрәк тә бүгенгесе турында күбрәк әдәбиятны белмәгән кешеләр сөйли. Ул аны укымаган да була. Татар әдәбияты тарихын белгән кеше андый сүзне әйтмәс. Ни өчен? Чөнки безнең ныклы, ­тарихи нигезебез бар, тик кызганыч, аны кирәк дәрәҗәдә белмибез. Ә бит уйласаң, безнең әдәбиятта һәр гасыр саен берничә зур галимне, фикер иясен, язучы-шагыйрьне атап була. Мондый тарихи байлык сирәк әдәбиятта гына бар. Әйтик, рус әдәбиятында да исемнәр, конкрет авторлар аталган әсәрләр XVIII гасырдан гына башлана.
 
Мин кайчакта әдәбиятны Сабан туендагы хәлләр белән чагыштырам. Әнә мәйданда көрәш бара. Көрәшчеләр, көрәшкәндә кызышып китеп, аяк чалырга, хәрәмләшергә дә мөмкиннәр, үзләре аны сизмәүләре дә бар. Ә карап торучылар сизә. Безнең әдәбият – зур әдәбият булса да, кызганыч, рухи мәйдан уртасында түгел. Теле киселгән. Карап торган кеше күбрәк күрә, аның эчке хәсрәте бар, ул күбрәк уйлана һәм объективлыкка якыная. Мәйдан уртасында булмагач, бездә күпмедер кимсенү дә бар. Әмма зур әдәбиятлы халык булуыбызны танымый мөмкин түгел. Хәзерге хәл ничек кенә авыр булмасын, әдәбиятта әлегә көчләр бар. Ә менә алга таба ниләр булыр?.. Иң аянычы – безнең мәгариф системабыз юк. Моны аерымлап, басым ясап әйтергә кирәк.
 
:: Туксанынчы еллар белән чагыштырганда, соңгы вакытта язучыларның иҗат итү шартларын кайгырту ныграк сизелә. Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе бу җәһәттән әдәби конкурс­лар игълан итте, әдәби грантлар бирә башлады һәм башка саваплы гамәлләр эшләнә. Бу кайгыртучанлык ях­шыдыр, бәлки аның тискәре йогынтысы да бардыр…
 
– Соравыгызда җавабы да бирелгән. Бу – аптыраганнан эшләнгән эшләр инде. Чыннан да, язу белән шөгыльләнүчеләрнең, язучы булсынмы ул, журналистмы – матди хәлләре әйбәт түгел. Яшерен-батырын түгел, түләү – каләмхак юк дәрәҗәсендә. Булдыра алган хәтле ярдәм итәргә телиләр. Сер түгел, хәзер әдәбиятны аз кеше укый. Җитәкчеләр яшь буынны әдәбиятка юнәлтмәкче, кызыксындырмакчы булалар. Бу очракта рәхмәтле булырга тиешбез.
 
:: Заказга язылган әсәрнең файдасы булырмы икән?..
 
– Менә монысы уйландыра. Анда катгый шартлар куела, әйтик, автор әсәрен фәлән вакытка өлгертергә ­тиеш. Тарихи әсәр язарга алынган кеше бу вакытка сыеша алмаса? ­Минемчә, объективрак тарихи әсәр язу өчен, берничә буын тарихчы булу кирәктер. Аңа бер генә гомер җитмәскә дә мөмкин. Ә грант шартларына буйсынганда әсәрне ашыгып эшләргә туры килә.
 
:: Бүген чыгарган китапны иртәгә укучы булырмы?
 
– Кешегә фикер кирәк. Адәм баласының аптыраган чагы була, эзләнгән чагы. Шушы халәтеннән чыгарга фикер ярдәм итә ала, ул нинди телдә әйтелсә дә, кирәк кеше аны эзләп табачак. Иң башта бит фикерең булу кирәк. «Нинди заманда яшибез?» – дип сорадыгыз бит әле. Шушы заманны ничек яхшыртырга? Без аны киләчәккә яңа буыннарга нинди килеш тапшырабыз? Без туктаусыз җавап эзләүдә. Шуңа күрә чын язучы әсәрләре укылыр, дим әле мин.
 
:: Бу сорау матбугатка да кагыла. Газета-журналларның киләчәген ничек фаразлыйсыз?
 
– Матбугатның хәле мактанырлык түгел. Бу очракта кәгазь басма матбугат турында сүз бара. Тырышып, бик нык оештырып йөрүләр нәтиҗәсендә генә тиражларны беркадәр саклый алабыз. Башка төбәкләр белән чагыштырганда бездә хәлләр әлегә яхшырак. Әмма җитди проблемалар да баштан ашкан. Бу очракта иң әүвәл кадрлар кытлыгы. Журналистикага да, әдәбиятка да ир-егетләр килми диярлек. Безнең заманда да әдәбиятка килү җиңел түгел иде. Ләкин анда сәбәпләр башка: бас­тырырга мәйдан юк иде. Хәзер мәйдан да бар, ләкин эшкә тиешле бәя – түләү юк. Шуңа күрә әдәбиятка хәзер йә артык бөекләр, йә фанатиклар гына килә.
 
Безнең заман белән чагыштырганда бүгенге яшьләргә авыррак та әле. Аның кредиты бар, ул берничә җирдә эшләргә мәҗбүр. Иң аянычы – аның бүгенге көн тотрыклылыгына ышанычы юк. Ә безнең заманда ышаныч зур иде. Мәктәптә бик яхшы укыганнарның вузга керәчәгенә шиге булмады. Ә инде дип­лом алгач, эш белән тәэмин итәләр иде. Ул эш белән тормышны алып барып булды. Традицияләрне буыннарның табигый алмашы булганда гына саклап була. Менә шул бозылса, нигез какшый. Бу инде дәрәҗәгә дә, сыйфатка да суга.
 
 Мактанып әйтерлек сүз түгел түгелен, әйтмичә дә булмый: моңарчы матбугатны нигездә өлкән һәм урта буын тартып барды.
 
:: Халыкның матбугаттагы сүзгә ышануы ни дәрәҗәдә?
 
– Матбугатта басылган сүз халыкка тәэсир итми калмый. Элек газетага мактап язсалар да, тәнкыйть мәкаләсе чыкса да, нәтиҗәсе бар иде. Тәхеткә акча менгәч, сүзнең көче кимеде. Бу җәһәттән теләсәң дә, оптимист булу кыен.
 
Матбугат халыкны ияртергә тиеш. Киресенчә, хәзер ул халыкка иярә. Кем өйләнгән, кем аерылган һәм башка көнкүреш ваклыклары – бу матбугат эше түгел инде. Элек мәгълүмат аз булса да, без аны дөнья масштабына үлчәп кабул итә идек. Хәзер мәгълүмат бик күп, кыйбласы гына юк.
 
:: Матбугатның һәм китапның интернетка күчү ихтималы зурмы?
 
– Кәгазь китап һәм матбугат безнең гомергә җитте. Алга таба ничек булыр, фаразлау кыен. Яшьләр бик акыллы бит хәзер. Акча эшләүнең әллә нинди юлларын уйлап табалар һәм булдыралар да. Миңа ошамый дип кенә тормыштан интернетны аерып атып булмый да, ярамый да. Әмма мин кәгазь китап һәм кыйбланы тотарга тырышкан дәүләт басмалары яклы.
 
:: Сез – әдәбиятта да, тормышта да яңалык алып килгән кеше. Икесен дә кабул итүче дә, итмәүче дә булгандыр. Тормышка яңалык дигәндә, мин Фәйзуллин йөзүләрен күз уңында тотам. Быел ул 45 нче тапкыр узды, илленчесенә әзерлек ничек бара? Тормыш рәвешегез турында берничә сүз.
 
– Язучылар белән беренче йөзүне оештырганда миңа 35 яшь иде. Без төрле җирләрдә йөздек. Иделдә, Чулманда, Казансуда, бүтән урыннарда. Аның хикмәте менә нәрсәдә. Без сулыклары күп булган җирдә яшибез. Бер караганда су буйларында пляжлар да шактый, халык йөзүдән битәр яр кырыенда ятып торуны кулай күрә. Су спорты төрләре өчен Йөзү сарае да бар, анда исә күбрәк спортчылар ярыша. Су буенда яшибез, әмма су спорты бездә бик таралмаган. Авылларда йөзүнең нәрсә икәнен дә белмиләр. Аның сәбәбен аңлыйм да кебек. Авыл кешесенең башын күтәрергә дә вакыты юк, ул гел эштә. Аңа утыны да, печәне дә кирәк, ул гомер буе эшли. Мин йөзүләрне яшьләргә йөзү культурасы кермәсме дип оештырдым. Бу бит – табигатькә якынаю да. Тәрбияви әһәмияте дә бар.
 
«Су өстендә куллар – таянычым!
 
Җир-күк өчен алар – кул гына…
 
Кош күк оча кеше! Оча!..
 
Түбәнендә – һава урынына су гына!
 
Аермалар бары шул гына…
 
Кемнәр әйтә, Күктә оча, диеп,
 
Кеше фәкать суда оча ала!»
 
:: Язучының кумиры буламы?
 
– Кумир ул яшь чакта кирәктер. Алар кебек буласым килгән язучыларым бар иде. Мин күп укыдым. Чит ил әдәбиятын да, үзебезнең язучыларны да. Чыңгыз Айтматов, Кайсын Кулиевлар кебек буласы килә дип тә укылды. Үз вакытында Джек Лондонның «Мартин Иден» дигән әсәре бик тәэсир итте.
 
Ә кумир дигәндә, иң төп кумир халык инде ул. Моңа инану өчен, кулыңа Нәкый Исәнбәтнең халык җәүһәрләрен туплаган мәкальләр 3 томлыгын алу җитә.
 
:: Исән чакта музее булдырылган ­язучылар бик сирәк…
 
– Туган җирем Балык Бистәсе районы Балтач авылында музей ачу урта мәктәпне саклап калу нияте белән дә эшләнде (әлеге мәктәп инде 20 ел Равил Фәйзуллин исемен йөртә. – Ред.). Иң сөендергәне: «үле» музей түгел. Гөрләп эшли, кунаклар кабул итә, бу исә авылга да игътибарны арттыра.
 
:: Бүген нинди мәшәкать, уй-планнар белән яшисез?
 
– Юбилей дигәннәре (быел бит миңа 80 яшь тулды) шактый уйга тарытты. Күпләр юбилей кичәсен үткәрүне тели. Ә үземнең юкса кешеләргә дә, үземә дә мәшәкатьләр тудырасым килми иде. Шулай да, берәр иҗат кичәсе (котлау кичәсе түгел, иҗат кичәсе) үткәрергә булыр, ахрысы… Әлбәттә, язучының төп эше, мактанычы китап инде аның.
 
:: Иң зур теләгегез нинди?
 
– Исәнлек телим. Ул – Ходай биргән иң зур бүләк. Шәхси саулык – бер хәл, милләткә саулык сорыйм. Киләчәк буын бездән яхшырак булсын иде. Аның аңа хакы бар. Без – авыр язмышлы халык. Мин аның бер күзәнәге буларак, милләтебез яшәсен иде, дип телим. Һәр кеше үзеннән кечкенә генә өлеш кертсә дә, милләт яшәячәк. Битараф булса яисә каршы сукалап, киресен эшләсә, юкка чыгу ихтималы да арта. Әмма милләтнең киләчәгенә ышаныч белән карыйм мин.
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
 
Нюанслар иле
 
Равил Фәйзуллинның заманында шау-шу куптарган, ­шигърияткә яңалык алып килгән кыска шигырьләре, ниһаять, шушы арада тулырак вариантта дөнья күрәчәк. ­«Нюанслар иле» китабына кыска фәлсәфи-лирик шигырь­ләре тупланган. Татар әдәбияты классиклары сафындагы әдипнең меңләгән шигъри әсәрләре тулаем бер җыентыкка кереп бетә алмагандыр, әмма сайлап алынганнары да шагыйрь шәхесенең зурлыгын раслый. Бу дүртьюллыклар әнә шул китаптан.
 
Бер генә!

Туган җирең чүл булса да,

күңелдә ул – гөл генә!

Ватан катлы-катлы булмый,

Ватан була бер генә!

Тел-тел, дибез…

Реанимациядән

чыгармы берәр рәт?

Кисек юан тамыр –

милли мәгърифәт!

Искәртү

Дуслык җырым бүлеп чукынма!

Тарихи ярамда тукынма!

Каһәр ташы булып татарның

Бугазыңа кереп ятармын!

***

Арысландай басып, үләндә йөр!

Һәм лачындай оча ал җилпенеп!

Нужаларны күтәр сулар кебек!

Хәсрәтләрне йота ал җир кебек!

***

Кызыкмыймын биек түрәлеккә.

Исем китми алтын көшелгә.

Гомерем буе табынып килдем

Саулык белән Яхшы исемгә.

Кредо

Зур кеше шул: кем үзенә

Һәм Вакытына үзе Алла.

Бәхетле шул: кем иреген

Һәрнәрсәдә тоя ала.

Җиңел түгел

Нахактанмы, пычактанмы –

җиңел түгел яра.

Гөлнең дә, багананың да

күләгәсе кала.

Бу заманда

Шагыйрь булсаң, дөнья өчен

даның, януың кирәк.

Януыңны халыкларның

күмәк тануы кирәк.

Ил өчен

Инешләрнең башы чишмә булыр.

Яхшылыкның асылы – турылык.

Яшәү – бәхет: илең – синең өчен,

син ил өчен булсаң горурлык.

Яшәп кара…

Яшәп кара бер маяксыз!

Йөз җыерып хаклыктан!

Фикерең илтсәң сатлыкка –

кол булырсың ваклыкка.

Яме!

Нык тораммы, чайкаламмы,

Күккә ашаммы, аваммы?.. –

Хурлыгымны оныт та бул

Зурлыгымның дәвамы!

Картлар сүзе

Ике хәзинә бар дөньяда: саклагыз!

Каберстан аның берсе. Гел гөлдә булсын!

Китапханә икенчесе. Күңелдә булсын!

Базар болай да калыр…

***

А. истәлегенә

Арысланнар йөрми көтү белән.

Йолдызлар да

бер күч кебек

күренә генә.

Елмаюың…

М.-гә

Гомер буе серле елмайдың син…

Булдым, димим моңа гел риза.

Кемдер, бәлки, аңлый алыр булган

Минем Мона Лизам!

***

Зур кайгылар баса кечерәген,

олы ялкын каплый күмерне.

Аңлар җанга һич төзәлмәс яра –

зая үткән көне гомернең.

***

Намус – җаның сакчысы.

Еллар – гомер баскычы.

Кылыч – күкрәк ачкычы.

Шигырь – йөрәк ачкычы.

***

«Улым!» – диючеләр кими, кими…

Иртә китте бабай-әтиләр…

Тик бер өмет: лаек булып, бәлки,

Ил «улым» дип дәшәр ятимгә…

***

Дуслар тыныч: кирәктә дә дәшми, –

карап тора, аңлап тора…

…Ятлар сизгер, сак: колак шомартып,

ялгышыңны аулап тора.

Шаяру

Гашыйк Гарип… Гашыйк Гомәр…

Гашыйклары бары – данлы ил!

Шул гашыйклар арасына

Сыймас дисез мәллә бер Равил!..

***

Сәясәттән ераклашкан саен,

табигатькә ныграк елышам.

…Тәгәрәде кызыл кыргый алма

елан үтеп киткән юл аша.

Бер…

Башың биш булса да,

яулыгың бер.

Нәфсең ун булса да,

саулыгың бер.

***

Өстәлемдә – хәләл икмәгем.

Күңелемдә – ирегемне тойган горурлык.

Кешеләрнең күңелендә –

азмы-күпме җыйган яхшы атым.

***

Әгәр Ватаның җуелса –

гадел үч һәм көч телим.

Әгәр сөйгәнең җуелса –

Кавыштырыр төш телим.

Бер ветеран сүзе

Асты – өскә, өсте аска

Әйләнде дөнья безгә!

Колмак бата, таш йөзә…

Йөрәк тузды, баш түзә.

***

Гел «мин!», «мин!» дип сөйләнгән җан

беркөн үзен югалтыр…

Бер-беребезгә «без!» дип әйтсәк,

җирдә бердәмлек артыр!

Кояш астында
яшим дисәң…

Максатың булсын да, хөрлегең булсын!

Сөйгәнең булсын да, ирлегең булсын!

…Тәпи басарга һәм күмелергә

тәгаенләнгән җирлегең булсын!

Акмулланы укыгач

«Йорты Болгар улса улсын –

Йортны болгар улмасын!

Исеме татар булса булсын,

җанны сатар булмасын!

***

Көнләшүдән бигрәк соклан, туган!

Акны барыбер «ак ул!» диярләр.

Хак сүзне гел «бал» димәсәләр дә,

хөсетлекне «агу» диярләр!

***

Һай бу гомер!.. Көтеп-көтеп

туган кадәр дә юк!

Яшәр дәвер – таңда төшкән

томан кадәр дә юк!

***

Җан тынлыгын бозып дау булдым.

Үзәннәрдә торып тау булдым.

…Килде көн: Син яннан үткәндә –

иелеп калыр өчен тал булдым!

Вакытның хәтере
шәп аның…

Тиз чигәбез телдән, тарихтан…

Чүккәнбез Бүгеннең тезенә…

Вакытның хәтере шәп аның! –

Бик тиз онытырлар безне дә…

***

Кош бит мин! Шуңа егылмыйм, –

имгәнми генә авам…

Кеше шул мин: күккә генә

сыймаслык йөрәк ярам.

***

Хәләл дими, хәрәм дими,

җыя гел, «ашым!» диеп.

…Дөнья да гадел усал –

костыра, башын иеп!

***

Күтәрер әләмең булмаса,

ышаныр адәмең булмаса, –

күңелеңдәге ил турында

сузып җибәр җыр, булмаса!

***

Кешеләрне зурлап сөйләү –

хикмәт булыр.

Җансызларның иң җанлысы –

Икмәк булыр.

Безнең көннәргә
штрихлар

Урылмый калдылар игеннәр.

Кыраулар өшетте мул кырны.

…Базарның чатында угрылар

гармунын алдылар сукырның.

Бу көн…

Еланнар терелгән көн…

Сират күперен чыкмый гына

акчалыларга җәннәткә

юллама бирелгән көн.

***

Уйладым: минем гомерем

Ике-икең – биштән тора…

«Тудым-үлдем» дигән фигыль

Сиксән килештән тора!

***

Таркау булсак, берләшмәсәк,

инкыйраз ул булачак…

Нәрсәгә чит телләр белү,

туган телне югалтсак?

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.11.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»