поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.11.2023 Җәмгыять

“Әнием таяк белән кыйный иде”

Анна (исеме үзгәртелгән) белән очраклы таныштык. Балаларыбыз бер үк балалар бакчасына йөри.

Иртән кабалана-кабалана килгән 3 балалы яшь хатынны күргәч, ишекне ачып үткәреп җибәргән идем. Шуннан бирле үткән-сүткән арада исәнләшеп, хәл-әхвәлләрне сорашып йөри башладым. Анна керәшен кызы икән. Балачагы әрнү, сагыш белән белән бергә үрелеп барган. Балалар йортында тәрбияләнгән. 
 
Ул тумышы белән Мари якларыннан. Балачагы бик авыр узган. Аракы эчәргә яраткан әнисе кызына әллә ни игътибар бирмәгән. Бер урыннан икенче урынга еш күченеп йөргәнгә, төп торыр урыннары да булмый. Әнисе очын-очка ялгап яши, ачлы-туклы гомер итәләр.
 
Аняның балачагыннан исенә төшерерлек күңелле хатирәләре юк диярлек. Сарайда йоклаган чаклары да була. «Әни аракы эчә, мин ипиен ашый идем», - дип сөйли ди ул балачагы турында. Зиратка еш йөри алар, чөнки анда кабер өстенә икмәк кисәге калдырып китәләр. Менә шулар белән туклана әниле-кызлы. Бермәлне алты яшьлек кызны автобус тукталышында калдырып китә күке әни. Туңып-өшеп беткән кызчыкны күргән бер әби аңа сумкасыннан алып печенье суза. Шуннан сораштыра башлый. Кызчыкның ач-ялангач яшәвен ишеткән олы яшьтәге хатын милиция чакырта. 
 
Төрле балалар йортына күчерелә-күчерелә, Анна Норлатка килеп эләгә. Ятимнәр йортында, ниһаять, ул үзен кеше итеп тоя башлый.
 
- Балалар йортына килгәнче, мин сөйләшә дә белми, кашык та тота алмый идем. Үз эченә бикләнгән, бар нәрсәдән курка, шүрли торган сабый. Тәрбиячеләрем кашык тотып ашарга өйрәтте. Укырга, язарга өйрәттеләр, - дип искә ала Анна. - Әнине ата-ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр. Әле миннән соң тагын бер бала тапкан ул. Аның кайдалыгын белмим. Балачагымда бик нык кыерсытты ул мине. Таяк белән кыйный иде. Хәзер дә таяк күрсәм, шабыр тиргә батам.
 
Балалар йортында аның дуслары пәйда була. Рәсем ясауга сәләте барлыгы ачыклана. Укытучылары моны күреп ярдәм итәргә ашыга. Балалар йортыннан чыккач, шөкер, Анна югалып калмый. Ятимнәр өчен бер бүлмәле фатир бирәләр аңа. Массаж ясау курсларын тәмамлый. Балалар хастаханәсенә массаж ясаучы булып урнаша, биредә үз ярын очрата. Егет тә медицина өлкәсендә эшли икән, ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер. Әнә хәзер тупырдап торган өч балаларын үстерәләр.
 
— Балалар йортында яшәгәндә тату, тыныч гаилә турында хыялландым, — ди Анна. — Яраткан тугры ирем булсын иде дип теләдем. Ирем балачагым турында белә. Ул татар милләтеннән, әтисез үскән. Әнисе мине үз кызы сыман күрә. Шөкер, юлымда бары изге күңелле кешеләр генә очрап тора. Кечесе белән декрет ялында утырам. Тора-бара үз массаж салонымны ачарга хыялланам.
Бирсен Ходай. Әнә нинди әни бит ул, балаларын менә дигән итеп киендергән. Алар өчен үлеп тора. Алдагы тормышы да бары күңелле мизгелләрдән генә торсын.
 
Фото: freepik.com
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»