|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2023 Криминал
Хәсрәт-ана, өч баласын үтереп, мәетләре янында яшәгәнПсков өлкәсендә 34 яшьлек Дарья Сухановага карата җинаять эше кузгатканнар. Ул өч баласын үтерүдә гаепләнә. Русия Тикшерү комитетының Псков буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, Җинаять җәзалары кодексының 105нче маддәсе буенча гаепләнә. Хәсрәт-ананы кулга алганнар. 23 ноябрьдә хокук саклау органнарны Великие Луки шәһәрендәге фатирларның берсендә, шулай ук бер шәхси йортта өч балигъ булмаган яшьтәге бала – 8 яшьлек кыз, 2019 һәм 2023 елгы малайлар – гәүдәләре ачыклануы билгеле булды. Алар тоткарланган хатынның балалары.
SHOT Telegram-каналы хәбәре буенча, хатын августта ук балаларын үтергән. Өч ай дәвамында ул балалары мәетләре белән яшәгән.
Тоткарланган хатынның тагын ике баласы бар, ди. Аларның иң зурысы (алтынчы сыйныфта укый) картәнисе белән яши, ә биш яшьлек кыз бала – әле опека органнары карамагында.
Балаларның юрган белән капланган мәетләрен аларның картәнисе тапкан. Великие Луки шәһәренә олы яшьтәге хатын оныкларының хәлен белергә дип кунакка килгән. Бүлмәдә ул дүрт яшьлек бала калдыкларына тап булган. Сабый нибары подгузниктан булган. Кроватьнең икенче ярусында быел гына туган бала мәете яткан. Аны да анасы юрган белән каплаган.
34 яшьлек хәсрәт-ана сөйләвенчә, аның балалары сәер рәвештә августта ук үлгәннәр. Балаларның картәнисе, оныкларының барысын да тапмагач, кызы күптән түгел ана капиталына алган йортны барып караган. Анда кыз бала мәете табылган. Анасы сүзләренчә, кызы да сәер рәвештә төнлә йоклаганда үлгән.
P.S. Дарья дәүләт түләгән пособиеләрсез калмас өчен балаларының мәетләре белән яшәп яткан. Аны хәтта фатирдагы сасы ис тә борчымаган. Балаларның мәетләрен Дарьяның әнисе белән аның 12 яшьлек малае да күргән, ул кечкенә энеләре һәм сәңлесен сагынып килгән булган.
Өч ай дәвамында Дарья өч баласы үлемен яшергән. Ул төрле сылтамаларга салышып, әнисен фатирына моңа кадәр кертмәгән, ә былтыр октябрьдә туган баласын гомумән беркемгә күрсәтмәгән. Хәсрәт-ана йөклелек вакытында да нык эчкән, бишенче баласы тугач, ул аны теркәп тә тормаган.
Сорау алганда Дарья Суханова әйткән сүзләрендә буталып беткән. Тәүдә балаларын йоклаганда үлделәр, дигән. Соңрак ачлыктан үлделәр, азык-төлеккә акчам булмады, дигән.
Сухановага психиатрия экспертизасы билгеләгәннәр. Шулай ук тикшерүчеләр биш баланың әтиләре шәхесләрен ачыклый.
Исән калган биш яшьлек кыз баланы әтисе үзенә алырга тели, ди. Ул опека органнарына мөрәҗәгать иткән инде.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|