поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
22.11.2023 Ир белән хатын

Каенанам бозым ясаган

Сез сихергә ышанасызмы? Мин элек ышанмый идем. Ләкин тормышымда булган коточкыч хәлләрдән соң, ышанмас җиреңнән ышанырсың.

Әйе, тормышым 180 градуска үзгәрде. Матур гына яшәп ятканда, мине ирем ташлап китте. Ике яшьлек бала белән калдырды. Ипотека, машина кредиты миңа калды. Ә бит яратышып өйләнешкән идек!... Бер ай тоташ еладым да еладым. Башымда мең дә бер сорау иде. Депрессиягә бирелеп, елап ятудан мәгънә юклыгын, баланы үстерергә кирәклеген дә аңладым. Шулай итеп, әкренләп үземне кулга ала башладым. Якыннарым ярдәме белән, әлбәттә...
 
Хәзер – инстаграм заманасы. Фәнилнең кемгә өйләнүен тиз белдем. Япь-яшь кыз белән никах укыткан, бөтен фотоларын карап чыктым. Йөрәгем сыкрады, рәнҗедем. Фәнилнең әлеге көнгә кадәр баланың хәлен белгәне, акчалата булышканы юк. Туганнарым күрәзәчегә барырга киңәш итте. Берничә күрәзәчегә бардым, барысы да һаман шул бер сүзне әйтте: “Бозым ясаганнар”.
 
Ә беләсезме, ул бозымны кем ясаган? Минем яраткан вә кадерле каенанам! Никах көнендә үк ясаган. Коточкыч! Без өйләнешкәч тә, ул көненә йөз тапкыр улына шалтырата иде. Әле акча сорый, әле өенә чакыра, әле башкасы. Кыскасы, улын үзенә китертү өчен мең дә бер сәбәп таба иде. Бервакыт: “Сезнең бөтенләй талашканыгыз юкмы әллә соң?” - дип сорап куйды. Ул вакытта моңа артык игътибар бирмәдем. Ә менә хәзер һәр әйткән сүзе искә төшә дә, тәнем чемердәп куя. Ул бозымның тәэсир итә башлавын көткән икән бит.
 
Ирем өйдән чыгып киткәч, елый-елый каенанама шалтыраттым. “Мин ничек ярдәм итим сиңа?” – диде ул коры гына. Берәү булса, улына юньле киңәш бирер иде, гаиләне сакларга тырышыр иде. Аның исе дә китмәде.
 
Каенанама нинди начарлыгым тигән икән соң дигән сорау борчыды мине. Бер күрәзәче болай диде: “Гаеп синдә түгел. Каенанаң улын беркем белән дә яшәтмәячәк. Икенче, өченче хатыныннан да аерачак. Ирең килер, ләкин ул вакытта инде син кияүгә чыгып, бәхетле тормышта яшәрсең”.
 
Бу хатынның нинди елан икәнен, үз улын бәхетле тормыштан мәхрүм иткәнен күз алдына китерәсезме? Бала белән (аның оныгы белән!) өйдә утырган хатын-кызга бер тиен ярдәм итми бит ул. Машинаның кредитын мин түлим, ә машинада каенана җилдерә!.. Кызык та, кызганыч та...
 
Сүз башында сихер турында әйткән идем бит әле? Күрәзәчеләргә йөри торгач, тагын бер әйбер ачыкланды... Әнием бик яшьли үлде. Әтием башкага өйләнде. Баксаң, үги әни әтиемне сихер белән үзенә өйләндергән, ә әнием бозым аркасында китеп барган. Әтием өйләнгәннән бирле юньләп аралашканыбыз юк.
 
Мөгаен, теге бозымнарның әти белән безнең мөнәсәбәтләргә дә тәэсире булгандыр. “Балаң белән әтиең йортына кайта күрмә. Үги анаң юлына чыккан теләсә кемгә бозым ясый. Хәтта нәни балаңа да. Ничек син әле дә исән калгансың. Югыйсә, сиңа да бозым ясаган булган бит ул”, – диде күрәзәче.
 
Менә шундый хәлләр... Әти йортына миңа юл ябык. Ирем ташлап китте. Бердәнбер юанычым – балам һәм әниемнең туганнары. Әле дә ярый алар бар. Сынмаска, сыгылмаска ярдәм иттеләр һәм итәләр. Ә мин яшим әле, тегеләргә үч итеп яшим, Аллаһы боерса!
 
Исемем редакция өчен генә.
Фото: freepik.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы