поиск новостей
  • 07.12 "Кыр казлары артыннан", концерт, Тинчурин театры, 18:30
  • 07.12 "Тихий свет" "Доминанта" театры Кариев театры сәхнәсендә,18:30
  • 08.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. #едиткудрит. КСК "Уникс"
  • 08.12 "Яратам! Бетте-китте!" комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 09.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 10.12 "Аферист", сатирик комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 13.12 "Хыялый", лирик комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 14.12 "Идегәй", дастан, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Ай, былбылым!", комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Яратам! Бетте-китте!", комедия, Лаеш районы, 19:00
  • 15.12 "Матурлык" премьера Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 16.12 "Матурлык" премьера, Кариев театры, 18:00
  • 17.12 "Кияүләр", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 18.12 "Нәзер", трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 19.12 "Полиционер", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 19.12 «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көн кичәсе, КРК "Пирамида", 19:00
  • 20.12 "Хан кызы Турандык", музыкаль трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Күрәсем килгән иде…", мелодрама, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Көлсылу һәм яңа ел бәйрәме" Кариев театры, 10:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Декабрь
  • Наил Сәгъдиев - музыкант
  • Камил Саттаров - режиссер
  • Фирдәвес Гарипова (1941-2014) - галимә
  • Ләбибә Хөсәения (1880-1921) - мөгаллимә
  • 1,7 айлык ат айгыр сатыла балык бистэсе районы 89274128356
  • Суярга угез сатыла Алексеевский район 89083485688
  • МАМЫК ШЭЛЛЭР САТАМ . 89053184712
  • Нэселле 110 кг.лы тэкэ сатыла. Питрэч, 89270336922
  • Хэлэл угез ите сатыла.Илтеп бирэбез.Килолап та сатыла 89393453961
  • Казаннын Авиастрой районыннан торырга бер булмэле квартира эзлим риэлторларсыз.тел:89061128955
  • Бройлерлар сатыла,320 сумнан.89506676334.Ватсаппка языгыз.
  • Услуги качественно поклейка обоев в Казани не посредник 89656006358 обращайтесь.
  • Казанның Авиатөзнлеш районындагы азык-төлек кибетенә сатучы кирәк.Ике көн эшләп, ике көн ял итәсе.Телефон:89063295803
  • Авио тэзелеш районнына азык тэлек сатырга сатучы кирэк. 2 кэн эшлэп 2 кэн ял итэ торган ...Телефон 89063295803
Архив
 
20.11.2023 Фаҗига

“Өй белән каралты-куралардан көл генә калды. Сарыклар белән үгез дә янып үлде”

18 ноябрь Кукмара районының Туембаш авылында янгын чыгып, күп балалы Нигъмәтҗановларның өйләре, каралты-куралары, мунча һәм гаражларыннан көл генә калган.

Сарыклар белән үгез дә янып үлгән.
 
–    Ул көнне 9 нчы сыйныф укучылары белән Кукмара мәктәбенә киттем. Балалар хатыным Эльвира белән иде. Өйдә әтиебез генә калды. Янгынны күреп, өйдән чыккан да үз көче белән генә сүндерергә керешкән. Андый вакытта югалып каласың бит, берәр нәрсәне коткарып калып булмасмы дип тә тырышкандыр инде. Күршеләр күреп, алып чыккан аны, – дип сөйләде безгә гаилә башлыгы Айрат Нигъмәтҗанов.   
 
Быел гына ишегалларына брусчатка җәеп, каралты-кураларны тышлап, коймаларны да яңарткан булганнар. Болардан тыш, Эльвираның эш өчен кирәкле булган бөтен әйберләре янган. Эльвира аниматор булып эшли. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясый торган бик күп костюмнары, күбекле шоулар өчен алынган җиһазлары һәм тагын бик күп реквизитлары янып беткән. 
 
–    Еш кына хәйрия чаралары уздырабыз. Декабрьдә дә балалар йортына барып, ятим балаларны сөендерергә уйлаган идек. Күрәчәгебез шул булган, күрәсең, хәзер үзебезнең гаиләгә дә ярдәм сорарга туры килә, – ди Эльвира.
 
Айратның әйтүенчә, соңгы вакытта Эльвираның күңелендә ниндидер шик-борчылу булган. 
–    Күптән түгел генә Аш-Буҗи авылында янгын булган иде. Шуннан соң, ахры, Эльвира гел төнгә телефоннарны зарядкага калдырмаска тырыша, кат-кат тикшерә иде, – ди Айрат. 
 
Янгын электр линиясендәге кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дигән фараз бар. 
Авылдашларының ярдәме белән Нигъмәтҗановлар янгыннан соңгы нигезне чистартып куйган. Ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтләрен җиткерә алар. Әлегә Нигъмәтҗановлар әтиләренең сеңлесендә яшәп тора. Янгында калган кайбер документларын да торгызасылары бар. 
 
Күп балалы гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: Сбербанк картасы 2202 2032 7382 0474. Карта 89586255585 телефонына беркетелгән (Нигматянов Хакимян Габдельбарович).
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 20.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ