|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2023 Җәмгыять
![]() Татарстанда туган кызга Россия дип исем кушканнарЧаллының Кама балалар медицина үзәгендә җитлекми туган балага әти-әнисе Россия дип исем кушкан. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза Татар-информ. Бала 35 атна срокта туган, аның авырлыгы — 1810 грамм һәм буе — 45 сантиметр. Әти-әнисе аңа Россия-Святосия-Святороссия дип исем кушарга җыена.
«Перинаталь үзәкнең медицина персоналы мондый уникаль исемне беренче тапкыр ишетте», — диделәр Кама балалар медицина үзәгендә.
Яңа туган баланың әнисенең дә исемле үзәнчәлекле, ул — Родушка. Патриот ата-ананың олы уллары Природа исемле, аны өйдә Родушка дип йөриләр.
«Табибларга рәхмәт. Реанимациядә, җитлекми туган балалар бүлегендә безнең турында яхшы кайгырттылар, аннары палатага күчерделәр һәм без анда 4 ноябрьгә кадәр булдык», — дип сөйләде әни кеше.
17 ноябрьдә, Халыкара җитлекми туган балалар көнендә, ана белән баланы Кама балалар медицина үзәгеннән чыгардылар. Табиблар гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләде.
--- |
Иң күп укылган
|