|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2023 Шоу-бизнес
![]() Алия Карачуринаның көмәнле килеш төшкән ФОТОлары интернетта шау-шу куптардыАлия – Ришат Төхвәтуллиннар бәби көтүләрен хәбәр итте. Бу хакта Алия социаль челтәрдә хәбәр итеп, фотосессиядән матур фотоларын күрсәтте. «Без сине көтәбез, бәләкәчебез! Һәр нәрсәнең үз вакыты. Кайбер кешеләр сизгән булып, әллә нәрсәләр язсалар да, мин үз теләгем белән, үз вакытым белән сөйләргә булдым. Хәзер инде яшерәсе юк», – дип уртаклашкан Алия.
Әмма әлеге фотолар интернетта шау-шу куптарырга өлгергән. Берәүләр яшь гаиләне котлап, матур теләкләр юлласа, икенчеләре - булачак әнине тыйнаксызлыкта һәм шәрә корсак күрсәтүдә гаепли. "Барыбыз да әни булдык, беребез дә тизрәк интернетка шәрә корсакларыбызны куярга ашыкмадык. Менә китте хәзер мода, күз тияр дип уйлаучы да юк" - дигән фикерләр язучылар да күп. Аларга җавап итеп, матур парга сокланып, бәхет кенә теләргә чакыручылар да шактый.
Ә сез ни дияр идегез?
![]() Фото: социаль челтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|